Хезмәт

Чутай авылында яшәүче Мәймүнә Салиховага 90 яшь тулды

Чутай авылында яшәүче Мәймүнә Салихова сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган тыл ветераны.

24 нче июльдә ул 90 яшьлек юбилеен каршы алды. "Кечкенәдән ятим калып, бертуганнарымны тәрбияләп, аларны аякка бастырырдым, башлы-күзле булгач та ярдәмемнән ташлаламадым. Бүген исә алар миңа кадер-хөрмәт күрсәтә. Рәхмәт аларга", ди юбиляр.
Гомерендә күп күрсә дә, Мәймүнә әби тормышыннан зарланмый, шөкер итеп яши. Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирле үзидәрә башлыгы Альфред Әхмәтханов котлап, Рәсәй Президентының Котлау хатын, бүләкләр тапшырды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: