"Эх, 18 яшькә чигереп алып булса..." ди Әминә апа (+фоторепортаж)
Әйе, чәчләренә чал кунган, бер гасырга тиң тормыш юлы үткән өлкәннәр дә яшьләрне күргәч, үзләренең яшьлекләрен сагынып шул сүзләрне әйтмичә кала алмый... “Сокландыра бу өлкәннәр” дип юкка гына әйтмибез шул! Менә бүген дә 90 яшен каршылаган юбилярыбыз Әминә апа Хөсәенованың да камил акылына, уңганлыгына, үткен зиһененә, уен-көлкеле, тапкыр сүзле, шигъри җанлы булуына ихластан сокланып кайттык.
Шушы көннәрдә Иске Салавыч авылында туып-үсеп, бар гомерен туган җиренә багышлаган Әминә (Миңҗамал) Нәсих кызы Хөсәенова якыннары арасында үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Рамил Нотфуллин, “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Айнур Нотфуллин, район социаль яклау бүлегенең “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.Россия Президенты Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Җитәкче ир-егетләр белән истәлеккә фотога төшергәндә югалып калмады акъәбиебез. Йөз чибәрлеген, эчке матурлыгын югалтмаган хәлдә: “Эх, 18 яшькә чигереп алып булса!...”дигән сүзләре күңелләрне күтәреп җибәрде.
Юбилярыбыз документта Миңҗамал исеме белән йөртелсә дә, Салавыч халкы аны Әминә апа дип белә. Кызлары ике исемле булуын “әниебезнең йөзендә миңе бар, шуңа күрә документка Миңҗамал” дип яздыртканнар, дип аңлаттылар. Әминә апа Иске Салавыч авылының таза, нык тормышлы, тырыш Нәсих абзый гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. “Безне данлыклы Нәсих кызлары дип йөрттеләр. Әтиебез бик тырыш, холкы белән бераз корырак, гадел кеше иде. Кулыннан бар эш тә килде. Шуңа хәлле гаилә булдык. Әтинең сеңелләре бик оста тегүчеләр иде. Хәтта безнең әтине кулак дип, берничә мәртәбә өйгә тентү дә оештырдылар. Булган мөлкәтебезне талап чыгып киткәннәрен хәтерлим. Шулай бер вакыт әтиебез бу хәлләрдән соң башка түзеп тормады, җыенды да Мәскәүгә китте. Анда Калининга кадәр барып җитеп, аңа үзенең тормыш хәлен сөйләп, үзенең кулак түгеллеген аңлаткан. Калининнан “кош теле” кадәр генә язу язып бирүен сораган. Әти Мәскәүдән кайткач икенче көнне үк районга чакыртып әтине бик нык орыштылар. Шулай да шул уч төбенә сыярлык кызыл карандаш белән язылган, Калинин кулы куелган язуны күрсәткәч, безнең башка кереп йортыбызны тентүчеләр, кулак дип бәйләнүләр булмады.
Әтиебез мунчаладан бау ишә иде. Мине дә өйрәтте. Аңа кечкенәдән булыша торган идем. Бауларны ишеп әзерләп бетергәч, 18 чакрым ераклыктагы Чепья базарына җәяүләп барып сатабыз. Мин исәпләү-чутлау ягына оста идем. Шуңа күрә әти мине үзеннән калдырмады. Мәктәптә 7 класска кадәр генә укып калдым. Сугыш чоры, бик теләсәсм дә укырга мөмкинлек булмады. Хыялым укытучы булу иде. Әйбәт укыгач, математиканы яхшы белгәч мине колхозга эшкә чакырып, кладовщик итеп куйдылар. Колхоз басуының һәркайсының үз исеме бар. Мин күпчелек Атау басуында эшләдем. Мин эшләүчеләрне ач итергә тырышмадым. Аз-азлап кына булса да тамак ялгарга мөмкинлек бирә идем. Шуңа эшем әйбәт барды, планны үтәп килә идек. Авыл халкы белән килешеп эшләдем. Бераз эшләгәч Пүскән ягындагы Чита басуына да күчерделәр. Бәхет эзләп читкә киткән авылдашларыбызның кайтып: “Әминә апа, син безне үлемнән, ачлыктан, алып калдың, рәхмәт яусын!” дип әйткәннәре булды.
Сугышлар тәмамлангач укырга китәргә уйлаган идем дә, колхозда да, әти-әниләр дә каршы төштеләр. Китәрсең дә, кайтмассың, син бик башлы – укып, зур кеше булырсың, дип курыктылар. Хәтта әнием 25 яшемне тутыргач кына тормышка чыгарга рөхсәт бирде. Авылдаш егет Мөбарәкҗан белән 1953 елда гаилә кордык. Аны Пермь ягына Коспаш шәһәренә шахта чабарга җибәрделәр. Мин дә артыннан калмадым. Олы кызыбыз Пермьдә туды. Анда озак яшәмәдек, авылга төп нигезгә кайтып төпләндек. Бер-бер артлы тагын 7 балабыз булды. 4 кыз, 4 малай үстердек. Төп йортта каената, каенана белән бергә яшәдек. Мөбарәкҗан гомере буе тракторчы булып эшләде. Колхоз эшеннән кайтып кермәде. Таң атканчы чыгып китәр, кояш баегыч кына катып керә торган иде. Хәтта балалар “Без әтине кечкенә чакта өйдә торганын күргән дә булмады”, дип әйтәләр иде. Бер елны колхазда язгы кыр эшләре тәмамланган көнне, Мөбәракҗан кич белән кайтып керде дә “Әминә, без быел бакчага бәрәңге дә утыртмый калабызмы әллә?!” дип сорап куйды. “Нишләп утыртмасын, бакчаңда бәрәңге тишелеп чыкты бит инде”, дигәч шаккатты. Менә шулай, үз хуҗалыгыңдагы эшенә дә вакыт таба алмыйча, колхоз кырыннан кайтып керми эшләде дә эшләде ул. Шуңа да елның елында алдынгылыкны бирмәде, бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары бирделәр үзенә. Картым белән 42 ел бергә гомер иттек. Ул 1995 елда вафат булды инде...
Без йортта барыбыз бергә 12 кеше идек. Балаларыбыз кечкенәдән эшләп үсте. Колхозда нинди эш бар – барысында да безнең балалар булды - ашлык сугу, ындыр табагы, басу эше дисеңме... Тырышып укыдылар, ким-хур булмадылар. Йортта әби-бабай һәрчак күз-колак булды. Алар икесе дә олыгаеп, 90 яшькә җиткәндә гомер куйдылар. Аларга хөрмәт бик зур булды. Алар килеп өстәл артына утырмыйча, балаларны китертми идем. Балалар әби-бабай тәрбиясендә миһербанлы, шәфкатьле булып үстеләр. Урыннары оҗмахта булсын, хәер-фатихаларын биреп, бәхил-риза булып киттеләр”, дип сөйли Әминә апа тормыш йомгагын сүтә-сүтә.
Әминә апаның сүзгә тапкыр, ачык зиһенле, камил акыллы булуы бер сокландырса, аның үзлегеннән шигыръләр, такмаклар иҗат итү сәләтен дә белгәч, соклану хисләре бермә-бер артты!
“Кайчан, нинди очракта шулай шигырьләр иҗат итәсез сез, Әминә апа?” дигәч, “Кайчандыр отып алганны үземчә дәвам итәм, я булмаса, охшаш сүзләрне шигырь юлларына салам. Язып барганым юк, хәтердә генә саклана. Яшь барган саен онытыла да бара инде:
Безнең авыл зур авыл,
Урам саен каравыл.
Аш артыннан чәй эчмәгәч,
Нәрсәгә ул самавыр.”
Шушы юллардан соң Әминә апаны туган көне белән котларга җыелышкан барлык балалары, туган-тумачалары шау итеп бер көлешеп алдылар. Әйе, менә шулай уен-көлке, хатирәләр яңарту, истәлекләр барлау белән җанлы әңгәмәбез дәвам итте. Көр күңелле булуы белән тормыш мәшәкатьләреннән дә ямь табып яши белгән ул шул ул Әминә апа.
Әниләренең сүзләрен җөпләп кызы, озак еллар Салавыч авыл җирлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы Һидая ханым да кушыла:
- Безнең әни бик тырыш, уңган булды ул. 8 бала тапса да, озын-озак яллар алып бәби карап өйдә тормады. Олырак балалар кечкенәләрен карашты. Әни иң төпчек сеңлебезне имезергә дип басудан йөгереп кайта иде дә, тагын йөгереп бәрәңге чүпләргә китә торган иде. Нинди авыр эштә эшләсә дә, әниебез бәйләргә, тегәргә дә вакыт таба торган иде. Ул Нәсих бабайның сеңелләреннән тегәргә өйрәнеп калган. Гозер белән килгән берәүне дә кире борганын хәтерләмибез. Үлчәмен алып кала, үзе кисә, төннәр буе утырып тегә. Ә без – кызлар, үтүкләп, төймәләр тагып, ипләп-сипләп шул кешегә илтеп бирә торган идек. Әниебез тегүче булгач, безнең ертык, тузган, алама кием белән йөргән булмады. Үзе дә пөхтә, чиста булды, безне дә шуңа өйрәтеп үстерде. Йортта, каралты-курада да һәрчак тәртип булды. Безнең авылда “данлыклы Нәсих кызлары” дигән даныбыз бар иде. Әниебезнең әтисе – Нәсих бабай бик төгәл, абруйлы кеше булды”, - дип искә алды ул.
Әминә апаның чыннан да, авылда абруе зур була. Сабантуй, бәйрәм вакытлары җитсә, туйлар булса, анна кеше өзелми. Кемгәдер күлмәк, икенчесенә бишмәт... Үзенең дүрт кызын да зур бирнә бүләкләре әзерләп кияүгә бирә ул. “Каз мамыгыннан юрганнарга кадәр сырып бирде безгә әни. Урын җир, кием салым, сөлге-тастымаллар барсы да әниебезнең үз куллары белән әзерләгән бүләкләре булды. Әни тукыган кызыл башлы сөлгеләрне әле дә кадерләп саклыйбыз”, ди кызлары.
- Балаларымнан бик уңдым, бик тырыш, акыллы булып үстеләр. Тормышта үз юлларын табып, һәркайсы һөнәрле булдылар. Иптәшем колхоз эшеннән кайтып кермәгәч, мин гел улларымның берсе генә булса да, балта остасы булса ярар иде, дип тели торган идем. Ул теләгем дә кабул булды. Төп йортта яшәүче улым Исламның кулыннан килмәгән эше юк. Өстәл-урындыклар да ясый, йорт салу, бура бурау кебек эшләрне дә бик оста башкара. Агачтан бик матур итеп сырлап бизәкләр эшли белә. Барлык туганнарының 50 яшьлек юбилейларына агачтан сәгатьләр ясап бүләк итеп килә. Бу гаиләбездә матур гадәткә керде... Тик бер улыбыз гына вакытсыз авырып вафат булды...
Бүген Әминә апа улы Ислам, кызыдай якын килене Ләйсән тәрбиясендә гомер итә. “Урыным өйнең түрендә. 15 оныгым, 8 оныкчыгым булу да үзе – зур бәхет. Һәркайсы кадер-хөрмәт күрсәтеп, яшиләр. Рәхмәт барысына да!” дип тормышыннан канәгать булуын белдерә Әминә апа.
Авылларда төп нигезнең җылысын саклаучы, үз авылы, нәселе белән горурланып, “Салавычның данын төшермәгез, югары уңышларга ирешегез!” дип җитәкчеләрне дә рухландырып торучы Әминә апа кебек өлкәннәре булганда, төшенкелеккә бирелергә мөмкин дә түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев