Гомер көзләренә җитәрлек йөз аклыгы
37 ел туган авылында рәис булып эшләгән Хәмит Гәрәй улы Гәрәевка 85 яшь
Моннан егерме еллар элек, әле ул “Якты юл” хуҗалыгында рәис булып эшләгән чагында, Хәмит Гәрәй улы Гәрәев белән җитәкче абруе турында озаклап әңгәмә корган идек. Аны сайлавым, аның белән бу тема турында гәпләшүебез тикмәгә түгел иде.
Тугыз елга якын туган авылында башта агроном булып эшләп, 34 яшендә җитәкчелеккә килгән һәм 37 ел буе шушында ук рәис булып эшләгән Хәмит ага, чыннан да, ул чорның легендар җитәкчесе иде. Хәер, аның эш тәҗрибәсе, уй-фикерләре бүгенге җитәкчеләр өчен дә бик кулай буласы.
“Беркемне дә унбиш тәүлеккә утыртмадым”
Юкса, бездә бит халык җитәкчеләрне яратмый инде ул дигән фикер яши. Кайберәүләр үзләренең “килеп җитмәгән” гамәлләрен шуның белән акларга ярата, шуның белән юанып яши. Әмма, шөкер, теге чорда да, бүген дә эшлекле-укымышлы, гади дә, гадел дә булган җитәкчеләребез юк түгел. Кешелек горурлыгын югалтмыйча, теләсә нинди ситуациядә, теләсә кайсы биеклектә кеше булып калу бик сирәкләрнең ихтыярыннан килә. Хәмит абый әнә шул сирәкләрнең берсе. Соңгы дистә еллар тарихында районда һәм әле республикада да иң озак рәис булып эшләгән кешеләрнең берсе дә ул. Тагын бер үзгәлек: гомере буе үз авылында җитәкче булган кеше. Өстәвенә, авылдашлары пенсиягә чыккач та җибәрергә теләмичә, “быел гына... бер ел гына эшлә инде” дип үтенә-үтенә, 70кә кадәр эшли. Менә шуннан соң халык бездә җитәкчеләрне яратмый инде ул дип әйтеп кара!
–Юк, мин дә идеаль җитәкче булмадым, – ди бу хакта сүз чыккач, Хәмит абый. – Эш булгач, орышкан, тавыш күтәргән чаклар да булды. Барыбер бөтен кеше дә риза булып бетә алмый, кемдер канәгать булмый. Әмма 37 ел эшләп, шөкер, мин беркемне дә унбиш тәүлеккә дә, төрмәгә дә утыртмадым, урынсызга зыян да салмадым. Менә бүген шуларны уйлыйм да шөкер итәм, авылдашлар арасында ничек яшәр идем дим. Мин бит беркайчан да авылдан китәм дип уйламадым, бәлки шуңа күрә кешеләр белән уртак тел табып эшләргә тырышканмындыр...
Ә бит чарасыз калган вакытлары, авыр чаклары күп була рәиснең. Бигрәк тә беренче елларда. Төзелешләр юк, эшләргә кеше юк... Авыл халкының кулыннан эш килә, әмма алар барысы диярлек шабашкада. Аларны авылга кайтарту өчен дә күп тырышырга, көрәшергә туры килә яшь җитәкчегә. Эше булгач, эшләгәненә тиешле акчасын түләгәч, читтән эш эзләүчеләр дә кими. “Кешеләргә эш булсын дип, җәен фундаментлар салып калдыра, кышын төзи идек”, – дип искә ала Хәмит абый.
–Җитәкче белән гади кешеләр арасында аерма – ара булырга тиешме? – дип сораган идем теге әңгәмәдә. “Юк. Җитәкче бер генә баскычка үзен өстен куя яки өстә тора икән, биредә халык белән килешү-аңлашу бетә. Ул тәрбияче дә, үрнәк күрсәтүче дә, эш оештыручы да булырга тиеш. Биредәге килеп туган бөтен проблемаларны милиция-судсыз хәл итә белергә дә тиеш”, – дигән иде ул.
“Эшли алмагач, ник кердең?!”
–Мине рәис итеп куйганда ул чактагы беренче секретарь Рәшит Ибраһимович: “Булышырбыз, булышырбыз”, – дип вәгъдә биргән иде. Күп тә үтмәде, июль аенда терлек ябарлык бер абзар да булмаганга аптырап (ул чакта бары тик еллык сметага кертелгән объектларны гына төзергә рөхсәт бирәләр иде), аның янына кердем. Һич югы бер абзарны сметага кертергә ярдәм итегез дидем. “Эшли алмагач, ник кердең?!” – диде.Менә шушы бер җөмлә миңа гомер буена сабак булды, – дип, истәлекләргә бирелә ветеран. – Мин һәр эшне кемгәдер ялынып-түбәнсенеп яки ярдәм көтеп эшләмәдем. Һәммәсен үз көчебез белән эшләдек. Ике авылдагы бер генә җитештерү, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары берсе дә бюджет акчасына төзелмәде. Һәммәсе колхозның үз акчасына төзелде...
Җитәкчелек чорында дүрт буа ясата, тау битләрен тутырып урманнар утырттыра, үстертә Хәмит ага. Ике катлы кибет, кулинария, лимонад цехлары, пекарня, тегү, столярлык цехлары... – барысы да халык өчен, аларны эшле дә, ашлы да итү өчен төзелгән була... 1974 елда районда иң беренче булып ак тегермәнне дә шушы хуҗалык сатып ала һәм эшкә җигә... Кызганыч, аларның күбесе ул киткәннән соң эшчәнлеген туктата. Боларга йөрәге бик әрни Хәмит аганың. Әрнемәскә, 37 ел җитәкчелек чорында авыл хуҗалыгына төрле карашлы елларда эшләргә туры килә ләбаса. Әнә шул кырык төрле елда, кырык төрле проблемаларны хәл итә-итә башкарылган хезмәтләр ничек кадерле булмасын?!
–Утыз җиде ел эчендә өч мәртәбә көчле корылык кичердек. 1974 елда – таналар үстерүгә махсуслашканда – бер, аннан 1990 елда кире сөтчелеккә күчкәндә абзар-торакларны икенче тапкыр сүтеп кордык. Өч мәртәбә төзеп чыктык дигән сүз. Соңгы реконструкциядә төзелешләр авыр чорга калды. Биш абзарны бик авырлык белән төзедек. Тормыш бит ул менә ничек: башта кассада акча бар, алырга әйбер юк иде. Төзелешне үзең алып бара аласың – юк, ярамый, төзелеш оешмасыннан төзетәләр. Икенче бер чорда – бөтен нәрсә дә бар – кооперативларның акчасы юк. Һәм болар берсе дә гади бер колхоз рәисенең теләү-теләмәвенә бәйле әйберләр түгел иде. Мин үзем беркайчан рекордлы саннар белән шапырынмадым. Фуражга калдыру өчен, киресенчә әле, уңышны киметеп күрсәтә идек (ул елларда бит планны тутырсаң да, өстәмә план белән колхозларның ашлыгын мәҗбүри тапшырталар иде), үзебез дә хәер өстәп-теләнеп йөрмәдек, авыл халкы да мохтаҗлык күрмәде. Минем иң сөенгәнем дә шул: авыл халкын ач-ялангач, мохтаҗ яшәтмәдем. Колхоз да яшәде, алар да. Колхоз кассасында акчабыз 1 миллион 500 мең сумнан да кимемәде. Ул еллар өчен шактый зур сумма иде ул. Төзедек тә, кешегә дә түләдек...
Куркытып яраттырып булмый...
Авыл халкын куркытып яки мәҗбүр итеп яраттырып булмый. Җитәкченең авторитеты бик күп вак кыйпылчыклардан туплана. Минем героем да моның шулай икәнен җитәкчелеккә килүгә аңлаган һәм гомере буе әнә шул бөртекләп җыйган авторитетын, йөз аклыгын югалтмас, җуймас өчен тырышкан. Бу юлда аның үз принциплары. “Иң беренче шарт – кешеләргә кешечә караш, – ди ул. – Беркем дә дөрес түгел дип әйтә алмас, мин гозер белән килүчеләрне беркайчан кире бормадым. Бигрәк тә ялгыз әби-бабайларның, гомумән, пенсионерларның эшләгәндә генә кирәк идек, хәзер оныттылар” – дигән үпкә сүзләреннән курыктым. Шөкер, мондый сүзгә урын калдырмадым дип беләм. Тагын бер шарт – мин беркайчан да каты куллылык, җәза бирү яклы булмадым. Дөрес, эш вакытында, әйткәнемчә, орышу-тиргәүләр була инде ул. Әмма берәүнең гаебе өчен гаиләсен каһәрләү, үч алу гадәтем булмады. Әле эштән җибәреп торган кешеләрне дә бераздан, жәлләп, кире чакыра идек. Бездә иң зур җәза хезмәт хакына өстәмә премиянең 20 процентын кисү булды. Кешеләрне кыскарту, чыгарып җибәрүгә барып җиткән булмады – алар кая бара иде инде?”
Мөгаен, халыкның тормышын-көнкүрешен, проблемаларын аңларга Хәмит абыйга үзенең дә чын авыл кешесе кебек, җирдә-абзарда эшләп, тормыш алып баруы да ярдәм иткәндер.
Сигезәр сыер асраган чаклары булган Гәрәевларның. Пенсиягә чыккач та әле өчәрне асраганнар... Билгеле, сыер асрап көн күргән кешене абзарында бер тавык та асрамаган кеше аңлый алмый. Халыкка якынрак булган саен дәрәҗәң зуррак буласына ышандырган инде тормыш.
Күз алдыбызда бит: гомер буе дәрәҗәле-абруйлы булып, лаеклы ялга чыккач, барыр урын, сөйләшер кеше тапмый бәргәләнүчеләр шактый. Бигрәк тә җитәкчеләр өчен бу чор икеләтә авыр диләр. Кәнәфидә чакта бар да дус, бар да иптәш... Ә Хәмит абыйның бу яктан да бәхете бар: заманында үзе районда иң беренче булып мәчет салдырган героем инде күп еллар авыл өлкәннәре белән бергә шул мәчеттә гыйбадәт кыла, район, республика җитәкчелеге тарафыннан да, гаиләсеннән дә кадер-ихтирам тоеп яшәгән көне, янәшәсендә бер караштан аңлаучы җәмәгате Ания, якыннары... Хөкүмәт биргән мактаулы исемнәре, бүләкләре дә бар. Гаиләсендә дә кадер-хөрмәт зур үзенә. Иң мөһиме: аның хезмәтләре онытылмаган. Моннан егерме еллап элек сөйләшкәндә мин Хәмит абыйга: “Пенсиягә киткәч, хезмәтләрем онытылыр дип, авылдашларыгыздан икеләнмисезме?” – дип сораган булганмын. Язмамны шул чактагы җавабы белән тәмамлыйм: “Яшьләр аңлап бетермәскә дә мөмкин, әмма өлкәнрәкләр белә – алар алдында йөзем ак”...
85 яше тулган көннәрдә дә әнә шуңа сөенә ул. Сөенмәслекмени: гомер көзләренә җитәрлек йөз аклыгы бит бу!
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев