Хезмәт

«Госстрах Рәшит» яки мәгънәле гомер (+фото)

Басу юлы буйлап авылына солдат кайта. Армиядә хезмәт итү елларында ике тапкыр кайтырга туры килде аӊа. Ерак Камчаткадан башта тиешле ялга кайтып килде, аннан соӊ, солдат хезмәтен үрнәк булырлык итеп үтәгән өчен яӊадан кыска ял бирделәр.

Унике тәүлек поездда кайтканлыктан, аяклар җирне сагынган, атлыйсы гына килеп тора. Менә инде туган авылы Сәрдегән дә күренә. Авыл урамыныӊ тузаннарын туздырып, солдат Рәшит өенә ашыкты. Ни хикмәт, ишек алдында каршылаган кеше булмады, нәрсәдер сизенеп, өйгә кереп, өстәл янында дога укып утырган бабайларны күргәч кенә зур кайгы килгәнен аӊлады. Җиде яшьтән әнисеннән ятим калган Рәшитнеӊ инде әтисенеӊ өчесен укыталар икән. Яшь егетнеӊ күӊеленнән нинди уйлар өермәсе узгандыр, бары үзе генә белгәндер...

Шушындый авыр югалтулардан сынмады Рәшит. Өйдә үги әнидән башка 7 бала бар, алар да абыйлары ярдәменә мохтаҗ. Алгарак китеп, шуны әйтергә кирәк, нинди генә авыр вакытлар булса да, Рәшит ага туганнарыныӊ берсеннән дә йөз чөермәде, һәрберсенә ярдәм итәргә мөмкинлек тапты. Кырыс күренгән ил агасының күӊел түрендә туганнарына карата җылы мөнәсәбәт һәрдаим беренче урында булды. Зур гаиләне туендыру Рәшит ага өстенә йөкләнә. Армиягә киткәнче ФЗӨдә (фабрично-заводское училище) уку аӊа зур тормыш мәктәбе була. Анда Рәшит ага ташчы һөнәренеӊ барлык нечкәлекләренә төшенә. Казан үзәгендә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршындагы бинаны төзегәндә салган кирпечләр аныӊ күӊел җылысын әле дә саклыйлар сыман.

Колхоз җитәкчелеге солдаттан кайткан егеткә комбайн ышанып тапшыра, бу эшне дә җиренә җиткереп башкара ул. Кулыннан килмәгән эше юк, авылда күп кенә мунча-өйләргә мичләр дә чыгара Рәшит ага. Эшләмичә булмый, чөнки Салавычныӊ иӊ уӊган, чибәр кызы Мәүлиха белән никахлашканда, «җил-яӊгыр тидермәм сиӊа», дип үз-үзенә сүз бирә ул. Итеген дә баса, балта эшләрен дә башкара. Иӊ олы балалары – Миләүшә дөньяга аваз сала, башка чыгып, яӊа йорт та җиткерәләр. Белемле егетне шул елларда яӊа оешкан «Госстрах» оешмасына эшкә чакыралар, бераздан эшен яратып башкарган белгечне район оешмасыныӊ җитәкчесе итеп билгелиләр. Менә шуннан «Госстрах Рәшитнеӊ» яӊа хезмәт чоры башлана. 33 ел шушы оешмада, аныӊ 25 елын җитәкче булып эшләгән Рәшит ага Нотфуллин әлеге оешма тарихына үзенеӊ исемен алтын хәрефләр белән язып калдырды. Бергә эшләгән хезмәттәшләре әле дә аны таләпчән, кырыс җитәкче, дип түгел, ә һәр кеше өчен кайгыртучан, кешелекле шәхес, дип искә алалар. Шул чорларда хуҗалыклар өчен урманнарда яфрак азыгы әзерләгәндә, Рәшит абый һәркемгә, эченә ылыслар кыстырып, берәр пар миллек бәйләп бирә торган була. Ул заман җитәкчесе һәр эшчесе өчен шулай җан атып торганда ничек инде бердәм булып эшләмисең ди?!

Хәзер Балтач бистәсенеӊ уртасында балкып торган бу оешманыӊ бинасын җиткергәндә, үзенә дә мастерок тотып, кирпеч салырга туры килә аӊа. Эшләгән чорында күпсанлы Мактау таныклыкларына, Рәхмәт хатларына, Татарстанныӊ атказанган икътисадчысы исеменә һәм «Почет билгесе» орденына лаек була. Республиканыӊ кечкенә генә Балтач район оешмасы СССР күләмендә җиӊеп чыга, дистә еллар буе республикада иӊ алдынгы булып таныла. Мәүлиха апа белән 60 ел гомер иткән чорда (кызганыч, 2016 елныӊ октябрь аенда Мәүлиха апа бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын) Рәшит ага өч урында йорт салып, 6 бала тәрбияләп, аларныӊ һәрберсен дә югары белемле итеп, тормышта үз юлларын, урыннарын табарга юнәлеш бирәләр. Көчле рухлы, батыр йөрәкле Рәшит ага белән Мәүлиха апа язмыш сынауларын да бергә кичерделәр, бер-берсенә терәк булдылар. 90 еллык юбилеен каршылаган хезмәт ветераны ялгыз түгел, аныӊ янәшәсендә һәрдаим кызлары Миләүшә, Кадрия һәм Гөлнур, уллары Рамил һәм Габделнур, кияүләре һәм киленнәре, ике дистәдән артык онык һәм оныкчыклар хәл белешеп, эчкерсез кайгыртып торалар. Аларныӊ һәркайсы озын, мәгънәле тормыш үрнәге күрсәткән Рәшит ага Нотфуллин белән чын күӊелдән горурлана ала.

Фото: автор

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: