Хезмәт

«Хәйрия пункты»

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инде ничә еллар «Хәйрия пункты» нәтиҗәле генә эшләп килә.

Пункт азкеремле, инвалид балалары булган, авыр хәлләргә тарыган гаиләләргә зур терәк. Әлеге пункт район халкы көче белән генә тулыланып тора, ләкин бүгенге көндә иң күп сорала торган җиһаз, көнкүреш техникасына кытлык кичерә. Кайбер гаиләләр һәм инвалидлар торак шартлары начар булу сәбәпле, өй җиһазларына бик мохтаҗ. Әгәр бу гражданнарга ярдәм итәргә теләсәгез, кулланышта булган карават, диван, матрас, урын-җир кирәк-яракларын, көнкүреш техникасыннан холодильник, тезлевизор һәм башкаларны «Хәйрия пункты»на тапшыра аласыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: