Хезмәт

Инде кемнәргә карармын…

Атасын җирләп, 35 көн үтүгә, туганчы ук ятим калган кыз бала дөньяга килә.

Кили авылында яшәүче Хаҗиева Миӊзифа Гомәр кызыныӊ бүген 90 яшьлек юбилее. Авыр тормыш юлын узган, аныӊ әчесен-төчесен татыган хезмәт ветераны бүген кызы Рәзилә белән туган авылында гомер кичерә. Балачагы, үсмер еллары сугыш вакытына туры килгәнлектән, кешеләргә ул афәтнеӊ нинди авырлыклар китерүен яхшы аӊлый. Колхозда нинди эш бар, бригадир кая куша, аларныӊ һәрберсен намус белән үтәгән ул.

Күп балалы гаиләдә үскән Миӊзифаныӊ эшчән, тырыш икәнлеген барыннан да элек күршеләре белә, 20 яшен тутыруга ул күрше егете Миннәхмәт (икенче исеме Иӊгел, ул елларда ике исемле булу еш күренеш ) белән гаилә коралар, бер-бер артлы бер малай, ике кыз дөньяга аваз сала. Минӊзифа апа күп еллар хужалыкныӊ амбар алдында эшли, урып-җыю гына түгел, чәчү орлыкларын хәзерләү, агулау, аларныӊ сакланышын тәэмин итә.  Миннәхмәте дә күндәм, тырыш булып чыга, тимерче алачыгында да эшли, урман кисүдән дә баш тартмый, чыпта җыю-эшкәртү кебек эшләрне дә башкара. 1967 елныӊ февраль аенда бик көчле буран булган, кешеләр өй ишекләрен дә ача алмаганнар. Пүскән авылына чыпта җыючыга менгән Миннәхмәт, ай-вайга карамыйча, Килигә, өенә кайтырга чыга, әмма буранда адашып кала. Аны җирләп, 35  көн үтүгә, туганчы ук ятим  калган кыз бала дөньяга килә. Ул вакытларда Миӊзифа әби ниләр уйлагандыр, ниләр кичергәндер, бары үзе генә белә. Соӊгы вакытларда ул акрын гына, «…инде кемнәргә карармын өзелеп сагынганда» дип «Каз канаты» җырын сузарга ярата. Кызы Рәзилә аӊлатуынча, әни, арып-талып, печән чабып кайтканда сагышларга түзмичә җырлыйсы килә иде, әмма кешедән ояла идем, дип әйтүен хәтерли.   Гомер буе сагышта яшәгән тол хатынныӊ җыры яӊа яӊгырый башлаган.

Олы малае Рашит, өченче кызы Хәлимә Казанда урнашканнар, ә төпчекләре Рәсимә Түбән Кама шәһәрендә. Әйткәнебезчә, Рәзилә ханым бүген авылда әнисен тәрбияли. – Әни 70 яшенә кадәр сыер асрады, безне ач-ялангач итмәде. Ул колхоз эшендә булды, безне әтинеӊ әнисе Мөслимә әби карады, ул үзе 5 бала белән  тол калган, ире Муллахмәт сугышта үлгән. Ике кеше – әни һәм әби безне аякка бастырдылар, рәхмәт аларга – дип, сөйли Рәзилә ханым. Миӊзифа әбине кызы Хәлимә шәһәргә дә алып китеп карый, әмма яллларда кайтып китү генә аныӊ авылны сагынуын басмый, сынган аягы савыгуга авылга кайтаруны сорый. Озак еллар дәрәҗәле оешмаларда повар булып эшләгән Рәзилә ханым, лаеклы ялга чыгуга әнисен туган нигезенә алып кайта. Ә авылда Миӊзифа әбинеӊ барлык туганнары, якыннары, күршедә генә торучы энесе Нәкыйп ага олы кунак итеп каршы ала, бүген дә барысы да аны хөрмәт итәләр.

Фото: автор

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 18 сентябрь 2019 - 15:50
    Без имени
    Минзифа апайга гомеренэ житэрлек саулык телим.Тол калып балаларын Кеше иткэн шундый апаларны колхоз,район житэкчелэре ярдэмнэреннхн ташламасыннар иде