Хезмәт

Көек авылының акъәбие Бибиситдика Мөхәммәтҗан кызы Фәсхетдинова...

Көек авылының акъәбие Бибиситдика Мөхәммәтҗан кызы Фәсхетдинова үзенең гомер бәйрәмен - 95 яшьлек олуг юбилеен Балтач бистәсендә яшәүче улы Зөфәр гаиләсендә билгеләп үтте.

95 яшь - озын гомер... Әлеге күркәм датаны билгеләп үтәргә бер гасырга тиңләшерлек гомер юлы үткән Бибиситдика Фәсхетдинованың иң якыннары: ул-кызлары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары, сеңлесе, кодагые, кыскасы, зур табын артына күпсанлы кунаклар җыелган иде. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина юбилярга Рәсәй Президенты һәм район хакимияте котлауларын ирештерде. Ә «Сорнай» хуҗалыгының баш икътисадчысы Әнәс Кәлимуллин авылдашы буларак та изге теләкләрен һәм колхоз тарихына керткән олы хезмәтенә рәхмәтен җиткерде.
Әйе, тантананың олы сәбәпчесе булган Бибиситдика Фәсхетдинова хөрмәтенә һәммәсеннән изге теләк, ихлас ярату хисләре агыла. Эчкерсез сокланулары һәм акъәбиләре белән горурланулары сизелеп тора. Шулай булмыйча, бу игелекле гомер яшәп, шушы көнгә килеп җиткән Бибиситдика апага тормышның ачысын-төчесен татырга аз туры килмәгән бит. 1919нчы елның 3нче ноябрендә Көек авылында дөньяга аваз салган кызчыкка язмыш үз сынауларын әзерләп куя. 21нче елгы ачлыгыннан исән калу - язмыш бүләге була. Гаиләдә өлкән бала булганлыктан, колхозлашу елларында кул арасына кереп, өлкәннәргә булышу да читләтеп үтми яшүсмер кызны. Инде 1941нче елның 24нче мартында авылның Фәләхетдин исемле егете белән кавышып, төп нигездә матур гына тормыш итә башлаганда дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана.
«Никахыбыз рәсми рәвештә 11нче июньдә теркәлде, ә 10 көннән сугыш башланды. Фәләхетдинне фронтка алып киттеләр, мин авырлы булып калдым.
1942нче елда олы кызыбыз Разия туды. 40 көнлек сабыемны кайнанама калдырып колхозга эшкә чыгарга туры килде. «Кызыл шахтер» (хәзерге «Сорнай») колхозында атлар карадым. Тубал киеп ашлык чәчү, ат җигеп басу сукалау, урман кисеп, Мөндеш станциясенә атлар белән агач тарттыру кебек авыр эшләрне башкардым», - дип искә ала яшьлеген урлаган ул еллар хакында юбиляр.
«...Сугыш тәмамланды. Авылда кайтасы ир-егетләр дә кайтып бетте сыман, ә минем Фәләхетдин күренми. Ул 45нең 5нче ноябрендә генә кайтып керде. Бик нык яраланган, колагы да начар ишетә. Аның кайтуы шул авыр, куркыныч елларның олы бер якты хатирәсе булып истә калды. Күпсанлы орден-медальләре бар иде, сугыштан кайткач та бик күп бүләкләнде, ул бит батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены иясе иде. 58 ел бергә гомер кичердек, 1999нчы елның 10нчы гыйнварында вафат булды. 7 бала тәрбияләп үстердек, бүгенге көндә аларның өчесе мәрхүм инде...», - диде күңеле нечкәргән акъәби.
Хәзерге көндә Бибиситдика әбинең 14 оныгы, 20 оныкчыгы һәм бер оныкчыкның баласы бар. Нинди олы байлык! Балаларның һәркайсын таный, тормышлары белән кызыксынып тора. Имин тормышта ата-ана тигезлегендә, исән-сау үстерсеннәр иде, дип тели.
Озын гомерлелекнең сере нәселдән дә килә торгандыр, юбилярның әле тагын 1922нче һәм 1938нче елда туган бертуган сеңелләре Миңсылу белән Равилә дә бар. Ә әниләре Кәримә исә 93 яшенә җитәргә өч ай кала гына вафат була.
Әлеге кичәдә юбиляр турында бик күп якты истәлекләр, гыйбрәтле вакыйгалар яңгырады. Улы Зөфәр җыелган кунаклар игътибарына гаилә тарихын бәян итте, ул-киленнәре, оныклары истәлекләр белән уртаклашты. Оныгы Алсу барлык туганнары исеменнән сөекле әбисен шигырь юллары белән котлады:
... Авырлыклар күрдең тормышында,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Озак яшә безнең арада.
Бибиситдика әбинең 90 яшендә дә чабата үрә белүен искә алып, бер таң калдырсалар, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу ханым Гатиятуллина 90 яшьлеген котлап килгән көнне бакчада умарта карап, мәш килеп йөрүен сөйләп тагын бер шаккатырды. Ул: «Бибиситдика апа «энергичный» әби, гел хәрәкәттә, эш сөючән. Шуңа да озын гомерле булгандыр. Аннан үрнәк алырга кирәк», - диде.
Әйе, нинди авыр еллар үтеп, тормышның михнәтен күргән, газиз балаларын, ирен, якыннарын соңгы юлга озату газабын да кичергән Бибиситдика әбинең сабырлыгына, олы йөрәкле булуына күп тапкырлар сокланырлык.
Ул әле дә һәр туар көнгә шатланып, камил акыл, ачык зиһен, көр күңел белән тормыш итә, күзләр тимәсен! Әле арабызда менә шундый игелекле гомер кичерүче йөзьяшәр акъәбиләребез булганда тормыш мәшәкатьләре дә бер читкә күчеп тора. Алар каршында авырлыкларга баш иеп, зарланып утыру оят сыман тоела. Өлкән буында гыйбрәт бик күп, аларны тыңлый һәм аңлый, сабак ала белергә генә кирәк!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: