Хезмәт

Хәтернең иң нечкә кыллары (+фото)

Бу йорт миӊа бик якын. Ирем белән бергә салып 1959 елда шушында күчендек, шушы йорттан аны, тагын ике баламны бакыйлыкка озаттым. Сугышта катнашучы буларак салып биргән өем бер ишегалдында, бик җылы, бик якты, әмма монысы якын. Ул өй минем түрәләрнеке шикелле кунаклар каршы ала торган хан сарае.

Була шундый шәхесләр, алар белән бер утырып сойләшү дә синеӊ күӊел офыкларын киӊәйтә, яшәү көчен арттыра, хәтернеӊ иӊ нечкә кылларына орынып, хисләр дәрьясына алып кереп китә. Аларга караган саен карыйсы, алар белән сөйләшкән саен сөйләшәсе килә. Тормышныӊ ачысын-төчесен татып, күтәрә алмаслык кайгыларын үз эченә йотып, сынмыйча-сынатмыйча яшәп, башкаларга үрнәк булырлык олы шәхесләребез бар районыбызда. Шундыйларныӊ берсе – Түбән Кенә авылында гомер кичерүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр кызы Тәскирә апа. Әле күптән түгел аны 95 яшьлек юбилее белән район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башка җитәкчеләр килеп, котлап киткәннәр иде. Шул вакытта, Тәскирә апа, сөйләшеп тә туя алмадык, мин тагын бер Сезнеӊ янга килим әле, дигәч, ул каршы килмәде, ризалашты. Менә аныӊ 60 ел элек салынган төп өендә гәп корып утырабыз.

– Открыткаларын нинди матурларын сайлаганнар, карап туймаслык, рәхмәт җитәкчеләргә, бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар, менә Путин да котлау җибәргән бит, мине кайдан белгән инде, рәхмәт төшкере, – дип Тәскирә апа елмаеп каршылады. Бу өйдә сөйләшкәнгә ачуланма, бу йорт миӊа бик якын. Ирем белән бергә салып 1959 елда шушында күчендек, шушы йорттан аны, тагын ике баламны бакыйлыкка озаттым. Сугышта катнашучы буларак салып биргән өем бер ишегалдында, бик җылы, бик якты, әмма монысы якын. Ул өй минем түрәләрнеке шикелле кунаклар каршы ала торган хан сарае, дип уены-чыны белән әйтеп алды ул. Шулай сөйләшә-сөйләшә Тәскирә апаныӊ гомер йомгагын акрынлап бергә сүттек.

– Гаиләдә дүрт бала идек, иӊ олысы мин. Энем Вәзыйх гомере буе Яӊгул мәктәбендә укытты, шунда җирләнде. Хафиза сеӊлем, Тәбрик энем дә инде вафат. Бүгенге көндә исәне мин генә калдым. Таузарда тудым, әни Һадия исемле, гомер буе фермада эшләде, Казанда, Мәскәүдә алдынгы ударниклар җыелышларында катнашып, мактаулы булды. Әти бик булдыклы, Ташкент якларында йөреп шомарган кеше иде. Әтием  Гомәр – Зыятдин бабайныӊ олы улы, ә Шәймулла Зыятдин бабайныӊ кече улы.  Шәймулла Бакыйныӊ әтисе, менә шулай без Зыятдинов Бакый белән туганнар булып чыгабыз. Әтине колхоз председателе итеп куйдылар. Әйбәт кенә эшләп йөргән вакытта, районнан килеп, кулга алып, Казан ягына озаталар. Аннан бер хат килгәне истә, кышкы өс киемнәре китереп китә алмыйсызмы, дип язганын хәтерлим. Бабай да, әни дә, кызганыч, бара алмадылар. Озак еллардан соӊ гына әтинеӊ Свияжск шәһәре төрмәсендә һәлак булганын белдек.

Таузар мәктәбендә 4 сыйныф укыдык. Сөнгать абый Гыйбадуллин татар теленнән, аныӊ тормыш иптәше Банат апа рус теленнән укыттылар. Сәрвәр апа, Сәүбән һәм Әкрам абыйлар да безгә белем бирделәр. Шуннан Карадуган җидееллык мәктәбенә төштек. Безнеӊ укытучыбыз Салих абый Никитин класс җитәкчебез дә булды. Мәктәпне тәмамлагач, билгеләрегез бик яхшы, әйдәгез, укытучы булырсыз, Сезне училищега укырга кертәм, дип Салих абый мине һәм тагын бер кызны Арчага алып китте. Билгеләр әйбәт булса да, анда укырга насыйп булмады. Менә хәзер уйланып йөрим дә, ул вакытта нинди миһербанлы кешеләр булган икән, дим. Завуч апа, сеӊлем, билгеләреӊ бик яхшы, әмма монда укыр өчен акча түлисе була, әле торыр өчен дә, ашар өчен дә акча кирәк, кайтып йөрергә дә бик авыр булачак, ә Син әниеӊнеӊ олы кызы, аӊа бик читен була бит, дип мине укытучы булу теләгеннән биздерде. Миӊа, Син «халык дошманы» кызы, Сине укырга алырга ярамый, дип әйтмәде. Хәзерге заманда мондый хәл булса, белмим, ничек итеп җиткерерләр иде. Шулай итеп, өйгә кайтып киттем. Булмаса булмый инде, дип Зыятдин бабай, кулдан җитәкләп Казанга алып китте. Бер заводка керәбез, бер артельгә, бер фабрикага, барлык җирдә, бу кыз балага әле 14 яшь тулмаган, дип эшкә алмыйлар. Ник эшләсәӊ әртил бездә дә бар бит, дип бабай белән кире кайттык. Карадуган авылында «Кызыл мехчы» артелендә эшкә урнаштым, мех терки башладым, әтинеӊ сеӊлесе Нурлыхода апа ярдәме белән тегәргә дә өйрәндем. Укыйсы килә бит, Карадуганда кичке мәктәпкә укырга кердем.

Зыятдин бабай, әйткәнемчә, бик зирәк иде. Телендә гел әти булды, бер гаепсезгә харап иттеләр, дип гел сөйләнеп йөрде. Без дә әтинеӊ гаепсез икәненә бернинди шик белдермәдек. Шуннан бабай, әйдәгез, атагызның исеме җирдә ятарга тиеш түгел, фамилияләрне аныӊ исеменә алыштырырга кирәк, дип әйтте. Балтачка берничә тапкыр төшеп, фамилияне алыштырдык, әнидән башлап, барыбыз да Гомәровалар булдык. Алгарак китеп әйтим инде, 1942 елда Арчадан педучилищедан килеп, укучылар туплап йөрделәр. Энем Вагыйз, Гомәров фамилиясе белән училище студенты булып китте. Ничә дистә еллардан соӊ Бакый (сүз Зыятдинов Бакый Шәймулла улы турында бара-ред.), бабай сезгә фамилияне авырлык килмәсен, киләчәктә «халык дошманы» дип карамасыннар өчен алыштырырга кушкан, дип аӊлатты. Дөрестән дә, моныӊ шулай икәненә хәзер инде мин дә инандым.

Карадуганда кичке мәктәпне тәмамлап булмады, фин сугышы башланды. Безне бригадалап-бригадалап урман кисәргә, станцага ашлык ташырга җибәрә башладылар. Ул арада яӊа сугыш башланды. Безне хәзер окоп казырга җибәрделәр. Беренчесен ачык хәтерлим, Столбище районына киттек, анда 4 көн йөреп, бернәрсә эшләмичә кайттык. 1941 елныӊ көзендә Чуваш якларына алып киттеләр. Урмар дигән станцада кичтән төшерделәр, клубта төн чыккач, авылга алып киттеләр. Безне Шигали авылына китерделәр. Таузарныӊ бер кыз белән шунда эләктек. Декабрь салкынында көндез окоп казыйбыз, кичкә тору урынына кайтып авабыз. Каткан балчык шикәр кебек, аз гына куба,  көчебез дә аз булгандыр инде. Көннәрдән бер көнне окоп казыган җирдә, авылдан сугыш башлануга армиягә алынган Әхмәтов Җәләй абыйны очраттым. Солдатлар киеменнән, алар да окоп казый, өйрәнүләр үтәбез,дип аӊлатты. Авыл хәлләрен сорашты, күӊеле тулды. Шуннан соӊ аныӊ белән анда яңадан инде очрашмадык, ул сугыштан инвалид булып кайтып, озак гомер кичерде. Ә без авылга кышны Чуваш илендә окоплар казып үткәреп, 1943 елныӊ язында кайттык. Кеше түзсә-түзә икән, аякта тишек чабата, өстә ямаулы кием, көн саен ничә чакрым барып, окоп казыйбыз, шулай да исән-сау калдык.

Ул елларда похоронкалар белән бергә, авылга яраланган солдатлар да кайта башлады. Яппаров Якуп абый сугышка кадәр дә авыл Советы рәисе иде, кулы яраланган кайткач тагын үз урынына куйдылар. (Россия Федерациясенеӊ һәм Татарстан Республикасы мәктәпләренеӊ атказанган укытучысы, сугыш ветераны, инде бакыйлыкка күчкән Ягъфәр Яппаровныӊ әтисе-ред.). Улы Ягъфәр белән бер партада утырып укыдык. Аларныӊ гаилә хәле уӊайлырак булгандыр инде, китап-дәфтәрләре барысы да бар иде. Якуп абый кайткач, ике иптәш кызым белән хәл белергә кердек. Безне күргәч, кара әле, ат хәтле кызлар, Сез мондамыни, дип каршы алды. Кызлар миӊа караганда олырак та, гәүдәгә калкуырак та иде. Мәйсәрә әйтә, Якуп абый, без кайда булырга тиеш соӊ, ди. Сезнеӊ кебек кызлар фронтта, лазаретларда, Җиӊү өчен көрәшәләр, дип җавап бирде.

1943 елныӊ июлендә безне –шушы өч кызны Балтачка, военкоматка чакыртып алдылар.
 

(Дәвамы бар).

Фото: автор
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 2 декабрь 2019 - 20:51
    Без имени
    Хәтерләр бик ошады, дәвамын көтәбез.
  • 2 декабрь 2019 - 20:49
    Без имени
    Тәскирә апайны балачактан белеп, күреп үстек. Аның абыйсы Тәбрик абый һәм аның гаиләсе, әниләре Һәдия апай безгә бик якын булдылар. Хафизә апай да улы белән Таузарга кайтып йөри иделәр. Тәскирә апайга тазалык, саулык кына телибез.