Өмет яшәтә
«Волонтер»лар җәмгыятенең тынгысыз хезмәте, аның нәтиҗәләре күңелне сөендерә. Алар янәшәдәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең кайгы борчуына битараф калмый.
Кышкы каникулдан килү белән Балтач урта мәктәбендә акцияләр булып узды. Отрядта «яңа»ларның булуы, идеяләрнең күплеге иң элек күзгә «ташланды». Волонтерларның ниятләре Нияз Әхкямовка ярдәм итү. Әле кайчан гына актив спортчы булган Нияз бүгенге көндә урын өстендә ята. Әмма өметләр әле өзелмәгән. Германия клиникасында операция ясалгач ул һичшиксез мөстәкыйль хәрәкәтләнер, дип өметләнәбез. Ә бит чит илгә чыгу, документлар әзерләү генә дә нинди мәшәкатьле һәм акча таләп итә торган эш. Волонтерлар моны яхшы аңлый һәм шуңа да бераз гына булса да ярдәм итү теләге белән изге эшкә алындылар.
22нче гыйнвар көнне «Ниязга ярдәм ит» дигән акция старт алды. Акция барышында барлыгы 4 мең сум акча җыелды. Ә менә күптән түгел хәйрия акциясе Бөрбаш һәм Норма урта мәктәпләрендә үткәрелде. Волонтерлар бергә-бергә күп кенә проблемаларны да чишәргә була дигән өмет белән яна, эшли, яши.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 21:21Татарстанда коронавирус корбаннары 347 гә җитте Коронавирустан тагын дүрт ватандашыбыз вафат булган.8601
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар39200
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.31400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика