Хезмәт

Мөнирә апа Гаязова Чапшар авылы тарихында тирән эз калдырган кеше

Безнең Чапшар авылы зур түгел. Аның табигате бик матур. Бер башыннан чал башлы Норма тавы карап торса, икенче ягыннан Чыңгыз Хан гаскәредәй урман башлана. Авылны икегә бүлеп инеш ага.

Пугачев явында катнашкан өчен икенче төрле итеп безнең авылны «Пүгәч»ләр дип тә атыйлар. Шуңа күрә хәзер дә Чапшарда батыр рухлы, хөр фикерле, сәнгатьне яратучы, тырыш кешеләр яши.
Мөнирә апа Гаязова да Чапшар авылы тарихында тирән эз калдырган кеше. Ул Таузар авылында туа. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында белем ала. Бер ел Көшкәтбаш мәктәбендә укыткач, 1954 елда аны Чапшар мәктәбенә күчерәләр. Бу чибәр кыз килгәч, мәктәп кенә түгел, авыл да нурланып, яктырып китә. Ул биредә 25 ел башлангыч классларда укытты, авыл халкын тәрбияләү өстендә тырышып эшләде, оста лектор һәм клубта яшьләрнең оста оештыручысы булды.
Ул вакытларда Чапшар мәктәбендә - Лотфулла Абдуллин, Хәдичә Сәгъдиева, Тарих Ситдыйков, Дания Зарипова, Әмрулла Әсхәдуллин, Тәгъзимә һәм Сәлим Борһановлар, Мулланур Әсәдуллин, Халидә Әсәдуллина, Бибинур Гыймадиева, Елизавета Солдатенковалар укыталар. Соңрак бу кадерле укытучыларым миңа да белем бирделәр. Мин аларны сагынып, зур хөрмәт белән искә алам.
Мөнирә апа Чапшарда атаклы музыкант-гармунчы, шофер-механизатор, оста столяр, балта остасы Гарәфи Гаязовка кияүгә чыга. Аларның бер-бер артлы сигез балалары туа. Дүрт кыз һәм дүрт егет. Хәзер инде бу балалар да күптән үсеп җиттеләр, аларның үз гаиләләре, үз тормышлары бар. Мөнирә апаның балалары мәктәптә урта белем алгач, аптырап, кая барыйм дип йөрмәделәр, ә туган авылларында калдылар. Шунда үз бәхетләрен таптылар. Әти-әниләре кебек кешеләрне сокландырып, тырышып тормыш итәләр.
Мөнирә апаның өлкән улы Фәргать Өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры, ТР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы. Ул атаклы тракторчы-комбайнчы, машинист, йон кыркучы - һәр эштә уңган, әтисе кебек алтын куллы оста. Әлеге аталган һөнәрләре буенча дистәләрчә мәртәбә район һәм республика күләмендә җиңүче булды. Аның алган бүләкләре арасында «Урал» мотоциклы, төсле телевизор, суыткыч кебек истәлекләр бар.
Мөнирә апа белән Гарәфи абый гаиләсенең шөһрәте республикабыздан еракларга билгеле. Тату, тигез гаилә - һәр әгъзасы тырыш, хезмәт сөючән, үз эшенең остасы. Аларның һәрберсе сәламәт тормыш тарафдарлары, бию-җыр остасы, музыкант, үзешчән сәнгатьнең үзәгендә кайнаучы, тормыш сөючән, жор, күркәм шәхес. Бу гаиләнең җыр-бию уеннарын кайсы якын-тирә авыллар сәхнәләреннән генә сокланып карамадылар икән. Алар Мәскәү һәм Санкт-Петербургның, Төркиянең күп шәһәрләренең тамашачыларын сөендерделәр. Аларның чыгышын Мәскәү телевидениесе күрсәтте. Хәзер Мөнирә апаның 21 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Алар бар да берәм-берәм үз тормыш юлларын салып киләләр. Аларның да уртак сыйфаты - актив, жор тормыш позициясе.
Гарәфи абый күп мәртәбәләр Казанда гармунчылар фестивальләрендә катнашты, лауреат булды. «Мондый талантлы кешеләр сирәк туа», - ди, хәзер дә Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин. Ә менә олылар арасында еракка йөгерү буенча күп мәртәбәләр дөнья чемпионы, гармунчы Әхмәт ага Сираҗиев: «Гарәфи дусның гармунда уйнаган язмаларын магнитофоннан яратып тыңлыйм, өйрәнәм, сагынам», - ди. Әхмәт ага дөрес әйтә. Чөнки мин үзем дә Гарәфи абыйның тальянда уйнаганын магнитофонга яздырып өйрәнеп карадым. Булдыра алмадым, чөнки аның шикелле иттереп уйнап булмый. Аның гармунда уйнаганы минем өчен дә сер булып кала.
1992 елда «Ватаным Татарстан» газетасына эшкә урнашканда миннән: «Син кайсы яктан», - дип сорадылар. Мин: «Балтач районының Чапшар авылыннан, атаклы гармунчылар Гаязовлар белән бер авылдан», - дип җавап бирдем.
Мөнирә апа Гарәфи абыйны бик яратып, хөрмәт итеп яшәде. Аны һәрвакыт яклады, саклады. Кадерле ире вафат булгач кайгырды, аны соңгы юлга да балалары, оныклары, туганнары, авылдашлар белән бик зурлап озатты.
Мөнирә апа хәзер дә чибәр, сабыр, тыйнак. Кайчан гына карасам да, янында балалары, оныклары, оныкчыклары. Тиздән аның олуг бәйрәме, 80 яшьлек юбилее. Мин аңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык телим. Гел шулай кояш кебек безне яктыртып, җылытып, сөендереп яшә, Мөнирә апа.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: