Хезмәт

Наил Гыйлаҗев, райондагы барлык шашка-шахмат сөючеләр өчен төп матди ярдәм күрсәтүче

Районыбызда иганәчелек белән шөгыльләнүче эшкуарлар, оешма-предприятие җитәкчеләре шактый.

Араларында аерым бер юнәлешкә даими ярдәм итеп торучылар да бар. «Агрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйлаҗев, мәсәлән, райондагы барлык шашка-шахмат сөючеләр өчен төп матди ярдәм күрсәтүче. Үзебездә оештырылган ярышларны да, Казан, Мари Иле, Актаныш һәм башка урыннарда үткән ярышларга спортчыларыбызны алып баруны да һәрчак ул финанслый. Күптән түгел Нальчик шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында үткән шашка буенча Рәсәй чемпионатында катнашып, икенче урын алган Чулпан Габделганиевага да Наил әфәнде зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәткән.
Фото: http://www.moneyjournal.ru/ekonomika/stranitsa-189.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: