Нөнәгәр авылында яшәүче Зәйтүнә Гайнетдинова Бөек Җиңүнең 70 еллыгын яңа өйдә каршылый
1037
0
0

Нөнәгәр авылында яшәүче Зәйтүнә Гайнетдиновага федераль программа нигезендә сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак йорт төзелде. Бүген аның яңа өйгә күчү мәшәкатьләре белән йөргән көне.
- Инде йортка Коръән укыттык, күченеп кенә бетәсе бар. Атлаган саен яңа йортлы итүдә өлеше һәм хезмәте кергән һәркемгә чиксез рәхмәт әйтәм. Район җитәкчеләренә, төзелеш эшләре өчен җаваплы булган кешеләргә, төзүче егетләргә һәрберсенә аерым-аерым рәхмәт, тормышлары бөтен, мул, җитеш булсын, - дип тели Зәйтүнә апа.
37 ел укытучы булып эшләп, хезмәтенә һәрчак тугры калган мөгаллимә бүген уллары Раил белән Раузитның, 10 оныгы һәм 5 оныкчыгының олы кайгыртуын, укучыларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә.
Зәйтүнә апа тумышы белән Түнтәр авылыннан. Алар гаиләдә 13 бала үсәләр.
- 7 классны тәмамлагач, сугыш башланды. Башка яшьтәшләрем кебек ук ул чорның авырлыкларын үз җилкәмдә татыган буын кешесе мин, - ди ул. Түнтәр, Субаш, Сәрдек мәктәпләрендә укыта. Кабат Түнтәр мәктәбенә эшләргә кайткан чагында Нөнәгәр егете Равил Зәйтүнәне урлап китә.
Төп нигезгә аяк басу белән яшь киленгә шүрәкә һәм энә сузып:
- Зәйтүнә, бөтен байлыгым шушы минем, - ди.
Шушы байлыкны кабул итеп алган көннән 59 ел да 7 ай парлы тормыш юлы үтә алар.
Яшьлегендә озын сугыш юлы үткән, батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз», I, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән Равиле генә бриллиант туйларын көтеп җиткерә алмый.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да бәйрәм итәрбез әле дип йөргән ветеран вафат була. Әмма якынлашып килүче бу тантаналы көннәрдә Зәйтүнә апа ялгыз түгел, 70 еллыкны ул ире истәлекләренә уралып балалары, онык-оныкчыклары белән билгеләп үтәргә әзерләнә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
6 март 2021 - 17:11ИГЪТИБАР, ХАЛЫКНЫ КАБУЛ ИТҮ Халыкны кабул итү булачак. Кайда, ничек һәм кемнәр кабул итә?5200
-
6 март 2021 - 15:41Малы мимоза Тямысэтӥ мартлэн тодметэз луэ? Нылкышно нунал официальной шутэтскон нунал луэм бере. Пиосмуртъёслэн йырвисёнзы ватсаськиз – мар кузьмано. Соослы юрттэт луыса вуиз чебер сям — сяська кузьман.5600
-
6 март 2021 - 14:11«Кешене урын бизәми, эш бизи» Чапшарда туып, бүгенге көндә дә туган авылында яшәүче Фагыйлә Закирова күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.11801
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.148401
-
4 март 2021 - 16:11Тимер чүмеч белән кыйнаган... Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.46000
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.42500
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+