Нөнәгәр авылыннан Хәдичә Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (фото).
394
0
0

Нөнәгәр авылында яшәүче тыл ветераны Хәдичә Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды. Туган көн уңаеннан, юбиляр күпсанлы котлаулар, бүләкләр кабул итте.
- 90 тулганына ышанмыйм да. Бик күп авырлыклар күрсәм дә, озын гомерле булуыма шаккатам. Яшьлек елларыбыз бик авырлык белән үтте. Ул урман кисүләрнең бәгырьләргә үткәне... билгеләнгән норманы кисеп бетермичә урманнан чыгып булмый. Эх, ул ач килеш эшләүләре. Шушы авырлыклардан туеп берсендә "кем генә алса да, кияүгә чыгар идем" дип әйттем, - ди Хәдичә апа.
Малмыж районы Шагбан авылы кызының сүзләре амин дигән чорга туры килеп, Нөнәгәр егете Сафага кияүгә чыгып та куя. 1950 ел була бу. Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә бер-бер артлы сигез бала дөньяга килә. Бүген инде һәрберсенең үз гаиләре, оныклар сөяләр. Әнә бит кадерле кешеләренең олуг юбилеена да ничек матур итеп җыелганнар. Хәер, төп нигездә һәр көн бәйрәмгә тиң. Рәис белән Равилә исә һәркемне якты йөз, тәмле сүз белән каршы ала, мул табыннар артында кунак итә. Шуңа аларга барчасы да рәхмәтле. Хәдичә әби дә өйдәге киленен мактап туя алмый.
- Бөтен балам да әйбәт, әмма Равиләгә берсе дә җитми. Мине бала кебек тәрбияли, бер генә дә авыр сүз әйтми. Бер-беребезне аңлап яшәгәнгә күрә, 31 ел кыз белән әни кебек тордык та инде. Минем гомеремне Равиләнең шифалы куллары, назлы сүзләре озынайтты, - ди Хәдичә әби.
Сүз дә юк, кадер-хөрмәттә яшәү дә гомер озынлыгына сәбәптер, тик Хәдичә апа тумыштан ит ашамый икән. Озын гомернең сере бәлки нәкъ менә шуңа бәйледер.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
27 февраль 2021 - 09:41Редакциын куноын Кемалась ӧвӧл «Хезмэт» газетлэн редакциез «Татмедиа» акционер огазеяськонэн ӵош 2021 арлэн нырысетӥ палараз асьсэ газетъёссылы гожтӥськисьёс пӧлын конкурс ортчытӥз.3001
-
27 февраль 2021 - 08:11Эшеңне яратсаң, чын энтузиаст булсаң... «Сосна» хуҗалыгындагы чираттагы тукталышыбыз амбар хуҗалыгы булды. Кыш көне амбарда эш юк дип уйларга күнеккән без.6501
-
26 февраль 2021 - 22:11Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре) Көннәрдән бер көнне ир-ат булып уянсам… Гүзәл затларга — әнә шул җөмләне дәвам итәргә куштык. Иң беренче итеп ниләр эшләр иде икән алар?13501
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10400
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.11600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!143901
-
25 февраль 2021 - 17:21Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе вафат... Роберт Галиевка 67 яшь иде.65401
-
25 февраль 2021 - 09:21Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Операция дә уңышлы үткән булган бит...56500
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+