Парлы булуга җитми, ди Рафаил Габделхаков
Борнак авылында яшәүче тыл ветераны Рафаил Габделхаковка бүген 90 яшь тулды.
Рафаил Габделхаков Борнак авылында туа, биредә буй җитә. Армия сафларында өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң хезмәт юлын туган колхозында дәвам итә. Авылдашы Сания белән гаилә корып алты бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Сания апа 12 ел элек гүр иясе булган.
Ветеран бүгенге көндә төп йортта улы Рушан, килене Фирүзә, балдан татлы оныклары Руфия һәм Алия белән яши.
Ветеран турында тулырак "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында язма дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев