Хезмәт

Рәхәтлек китергән кабак

Кабаклар күп булса да, саклап булмады, узган елның декабрь аенда ук череп беттеләр. Ә хатын көн дә кабак таптыра.

Хезмәттәшләрдән сорап чыктым. Ходайның рәхмәте: коллегам Зәлия кайнанасы Ризида Хәсәновага, Көшкәтбашка шалтыратты. Аларның үзләренеке беткән булып чыкты, авылдан кемнәндер зур ике баш кабак табып кичкә китереп тә җиткерделәр. Мин әйтәм, әле бөтенесе дә акчага корылмаган, кешеләрдә үзара ярдәмләшү, изгелек эшләү, киң күңеллек бар икән. Бер караганда шушы әлләни зур булмаган очрактан дөньялар яктырып киткәндәй булды, күңелгә җылы бер рәхәтлек иңде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: