Сабырлыгына, һәр сүзен үлчәп сөйләвенә сокланмый мөмкин түгел (+фото)
Дөньяда никадәр кеше булса, шулкадәр язмыш. Бу язмабыз исә Ходай биргән гомеренә шөкер итеп яшәүче Анна Романовна Михайлова хакында.
95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган Анна Михайлова күрше Кукмара районы кызы. Сугыш вакытында тылда эшләгән, ишле бала үстергән ветеран тормышның бөтен авырлыкларын күргән. Шулай булса да, аның сабырлыгына, һәр сүзен үлчәп сөйләвенә сокланмый мөмкин түгел. Ләкин үткәннәрне искә төшерә башлагач, дулкынлануын яшерә алмады.
– Үгез җигеп басу да сукаладык, тырмаладык та, урман да кистек, чана белән агачын да чыгардык, окоп та казыдык. Әтиебезне карт булгач сугышка алмадылар. Ә абыйларым бер-бер артлы хәбәрсез югалдылар, – дип хатирәләргә бирелеп алды ветеран.
Бер абыйсы Ленинградта барган бәрелешләрдә катнашкан. Киров ягындагы урман аша фронка керткән чакта Аннага икенче абыйсы белән очрашу насыйп була.
- Абыйдан хәбәр алгач, бәрәңге, киптергән ипи, бияләйләр алып, әти һәм берничә кеше белән юлга кузгалдык. Киров ягыннан пароход белән чыгып, урман эченнән сугышчыларны эзләп таптык. Бу абыем белән соңгы күрешү иде, – дип сөйли Анна апа.
1946нчы елда Анна авылдаш кызлары белән Биктәшкә Питрау бәйрәменә килә. Ул шунда булачак тормыш иптәше, фронтовик яшь егет Сергей Михайлов белән таныша һәм шул килүдән Биктәштә килен булып кала. Бер-бер артлы балалары туа. Тик сабыйларның икесе кечкенә чакта ук үлеп китә. Михайловлар гаиләсендә яңадан сигез бала дөньяга килә. Бүгенге көндә кызлар барысы да исән-сау, ә улларының гомерләре кыскарак була. Анна Романовна озак еллар колхозда төрле эштә эшли.
- Яз көне чана тартып, Шәмәрдәнгә симәнә чыгару дисеңме, Кенә, Кенәбаш, Таузар авылларына чана тартып барулар... барысы да бүгенгедәй күзалдымда. Мондый авырлыкларны балаларга, оныкларга күрергә язмасын. Киләчәктә дөньялар тыныч булсын да, балалар кайгы-хәсрәт күрмәсен, бар кеше бәхетле яшәсен, – дип тели юбиляр.
2013 елда Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынына дип Балтачта яңа йорт салып бирәләр Анна апага. Биредә юбилярның оныгы Ришат гаиләсе белән тора. Анна апа исә Биктәштә төп йортта кызы Клара белән гомер кичерә. Соңгы елларда күләре күрмәс булса да, урын өстендә генә утырса да, бик караулы. Анна апа сөйләшеп утырырга бик ярата. «Мине зурлап килгәнегезгә зур рәхмәт, әздән дә күңел була», дип озатып калды кунакларны юбиляр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев