Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Саҗидә Шәрәфетдинова беркайчан да беренчелекне бирмәгән (+фото)

Куныр авылының бик хөрмәтле ак әбисе Саҗидә Шәрәфетдиновага 90 яшь тулды

Бик күп михнәт-газаплар күреп тә, күңел һәм йөз матурлыгын югалтмаган Саҗидә апаны котларга балалары, онык-оныкчыклары да җыелган иде. Төп нигездән бәйрәм көннәрендә генә түгел, гадәти көннәрдә дә кеше өзелми. Саҗидә апаның хәлен белергә балалары, оныклары даими кайтып тора.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирлек башлыгы Руслан Егоров, «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Зиннур Әсхадуллин килгән иде.
– Мин министр түгел лә, бигрәк зурлап килгәнсез, – дип каршы алды кунакларны юбиляр.
Сугыш башланганда Саҗидә апага нибары10 яшь була. Бу вакытта алар Киров өлкәсендә яшәгәннәр. Әтисен леспромхозда эшләгән җиреннән сугышка алалар. 1941 елның август аенда Кара диңгездә корабльләр бата. Корабльдәгеләр арасында 35 яшьлек Гарифулла  да була. Әнисе Бибикамал ире сугышка киткәндә йөкле булып калган була. 1941 елда сеңлесе Саимә туган. Алар әтиләре кушуы буенча туган авыллары Кунырга кайталар. Ләкин өйләре яшәрлек булмаган, түшәм, идәннәрне ягарга сүтеп бетергәннәр. Алар кем кертә, шунда яшәгәннәр. Соңрак әнисе белән балчыктан абзар салып, түбәсен салам белән ябып кәҗә, сарык асраганнар. Кәҗә сөтен дәүләткә тапшырганнар. Җәен җиләк җыеп, шуны сөткә салып тамак туйдырганнар.
Саҗидә апа 35әр сутый урак урган, борчакны 50 сутый урмыйча кайтмаганнар. Гел алдынгы булган, сослым түбәсенә «Саҗидәгә дан! » дип язу куйганнар. Алдынгыларны шулай билгеләгәннәр.
– Әниебез сугыш беткәнне әйтер өчен Шәмәрдәннән ашлык алып кайтучы хатын-кызлар каршына йөгергән. Анда 40лап хатын-кыз Чепья тавын арба бавын муенга эләктереп, мөкәләп, үрмәләп менгәннәр. Сугыш беткәнен әйткәч, кайсы елый, кайсы шатлана, дип сөйли әниебез. Әниебез гомер буе эштән курыкмаган. Сугыштан соң контор, китапханә, клубны җыештырган, кеше чакыру, телефонда дежур тору, ягып җылыту аның өстендә булган. Мичкә салам якканнар, суны инештән ташыганнар. Иртәнге сәгать 4тән төнге 11гә кадәр кеше чакырып авылның бер башыннан икенче башына йөгерә торган була ул. Колхозда кечкенә чана белән басуга тирес түгү, фермага басудан чана белән азык ташу –  әниебезнең авыр елларда күрмәгәне калмаган. – дип сөйли балалары.
Саҗидә апа 1953 елда авылдашы Заһертдинга кияүгә чыга. Тигез матур гаиләдә дүрт бала үсә.

- Без хәләл көч белән көн күргән тигез гаиләдә үстек. Әти-әниебез кечкенәдән тормыш законнарына өйрәтеп үстерделәр. Гомер буе икесе дә чиста-пөхтә булдылар. Бүгенге көндә алар тәрбиясе белән яшибез, хезмәттә, тормышта дан казанабыз. Барысы өчен дә рәхмәт аларга. Кызганыч, әтиебез генә озак яши алмады, 2001 елда вафат булды. Төп нигездә әниебезне кадерләп, туганнарны хөрмәтләп яшәүче абыебыз Фоат белән киленебез Зөлхирәгә дә аерым рәхмәт сүзләре ирештерәсебез килә. Нигезебез гомер буе ныклы булды, бездән содгы алмаш та бердәм булып туганнарны хөрмәтләп яшәсен иде, – дип изге теләкләрен ирештерде Арча районында яшәүче кызы Гашия ханым.

Туган нигез җылысын саклап яшәүче, инде күптән бу гаиләнең үз кызына әйләнгән Зөлхирә апаның Шәрәфетдиновлар нигезенә килен булып килгәненә 37 ел булган.

- Сүзләребез уртак, теләкләребез бер, –  ди Зөлхирә апа.

Төп нигездә һәркемне якты йөз, тәмле сүз, мул сыйлы табыннар белән каршы алучы киленен Саҗидә апа үзе дә аеруча ярата.

Саҗидә апаныкы кебек матур картлык һәрбер өлкән кешегә насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев