Шода авылында яшәүче Хәтирә Корбангалиевна Хадыевага 26 сентябрь көнне 90 яшь тулды.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте директоры Раиф Габдуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Хәтирә Корбангалиевна озак еллар колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә улының гаиләсе белән яши.