Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Смәелнең легендар имамы Нурмөхәммәт хәзрәтнең лаеклы дәвамчысы, кызы Фәүзия абыстайга 90 яшь

Бу чор балалары иң зур михнәтләр, тормышның иң зур авырлыкларын күргән, бүгенге рәхәт тормышның нигезен салган буын - “Сугыш чоры балалары”.

Авылыбызның  “Ак әбие”, күренекле абыстае Фәүзия апа  1931 елның 25 мартында авылыбызның дәрәҗәле нәселләреннән булган Нурмөхәммәт бабай белән Нәфисә әбинең  унике баласының сигезенчесе  булып дөньяга килгән. Бу чор балалары  иң зур михнәтләр, тормышның  иң зур авырлыкларын күргән,  бүгенге рәхәт тормышның  нигезен салган буын - “Сугыш  чоры балалары”, булып тарихка кереп калдылар. Сугыш бу гаиләгә дә зур югалтулар китерде.

Нурмөхәммәт бабай  ике малае Рәкыйп абый, Котдүс  абыйлар белән фронтка китеп, сугыш юлларын узып, кулы имгәнеп авылга кайта. Рәкыйп абый яу кырларында ятып кала (аны немесләргә әсир төшеп, концлагерьда пожар чыгып, янып үлгәннәр, дигән хәбәр дә бар), олы улы  Котдүс абый  сугыш яраларыннан, хатыны Равилә апаны тол, кызы Гөлирәне ятим калдырып, иртә бакыйлыкка күчте.

Гарифулла абый белән  Фәүзия   апаның тормыш юлын кызлары  Рәмзия бик гыйбрәтле итеп, болай тәсвирли.  “Смәел авылында яшәүче әтинең әнисе Гөлҗофар әби, сугыштан соңгы авыр елларда ире үлеп, биш бала ятим, әби тол  кала. Аларның яши торган өйләре дә казып ясалган землянкада гына була. Балаларның иң олысы Гарифулла әти. Ул да, башка  яшьтәшләре кебек  яфрак, кычыткан, алабута ипие ашап, басудан черек бәрәңге җыеп - әнисенә тормышны алып баруда булышып үсә.

Әти армия хезмәтен 3 ел Германиядә үтә. Тора-бара ул авылның иң булган, чибәр егетенә әйләнә. Хәлле тормышлы әниебез Фәүзия белән дуслашып йөриләр. Дуслык мәхәббәткә юл ача. 1955 елның гыйнварендә алар өйләнешәләр. Бу көннәрдә, шушы гыйнвар аенда, аларның гаилә коруларына да 66 ел тулды. Әни  авылның бик булдыклы, дини токымнарыннан булган Нурмөхәммәт бабай кызы.

Бабабыз Нурмөхәммәт  авыл тарихына Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап, иң “куркыныч елларда” (1926-1986) 60 ел имам вазыйфаларын башкаруы белән кереп калды. Ул авылның соңгы Указлы мулласы булды. Шулай ук ул бик оста бәбәй арбалары, сандыклар ясаучы да иде. Ул аларны кызлары белән тирә – юньдәге Чепья, Малымыж, Янил базарларына, авылларга алып барып сатып акча эшли. (Смәелдә бәбәй арбаларын һәм сандыкларны 6 гаилә ясый: Нурмөхәммәт бабай, абыйлы-энеле Якуб бабай (кода), Хәммәди бабай, Хәмәтнәби бабай, Габдрахман Гыйз.бабай, Хәбибрахман (Габдрахман) бабайлар, алар тал чыбыгыннан  да күп төрле йорт-кирәк яраклары: бишекләр, урындыклар һ.б.да ясыйлар. Болардан тыш сандык ясау белән Мөкәр Галие - Габдрахман абый, Шакир бабайлар да шөгельләнәләр. Бәбәй арбасының юкә кабыгыннан ясалган  бишеген, Торҗа авылы Николай агайдан алалар.Үзләре буяп, арбага урнаштыралар. Фәүзия апа әйткәннәрдән).

Һөнәрле гаиләдә үскәнгә, әни дә тормышка чыккач та  югалып калмый. Кул эшләре тоталар. Акчалар җыеп, аяклы тегү машинасы алалар.  Әни  Смәел, Ор, Шеншеңәр  авылларына  хезмәт күрсәтә башлый. Телогрейка сыра, күлмәкләр тегә. Бер-бер артлы балалар туа.  Шулай итеп кечкенә генә өйдә 9 кеше яши башлыйлар.

Хезмәтне ярату нәтиҗәсендә йорт җиткереп башка чыгалар. Озакламый аларның гаиләләре тулылана. Олы кызлары  - мин  Рәмзия, уллары Рәистән соң, уллары Рашит, Рәкыйп, кызлары  Рәсимә, уллары Рәфыйкъ дөньяга киләләр. Тормыш итү дәверендә аларга дүрт йорт кына салырга туры килә.

Әниебез 5 нарасыен өйдә таба. Төпчек улларын табарга  табиблар хастаханәгә җибәрәләр. Больницада шактый яткач, Рәфыйкъ энебез дөньяга килә. Сөенеч һәм фаҗига. Әни  аякларына баса алмый, аны ике ай дәвалыйлар.Тик файдасы гына булмый.  Бернинди дә нәтиҗә дә булмагач, өенә җибәрәләр. Кечкенә сабый Рәфыйкка  аякка бастырырга өлкән балалар - без булышабыз”.

Дәвамы бар.

Солтан  Ибраһим улы Фатихов,

Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе
 20 март , 2021 ел.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар