Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Шода авылында яшәүче Гайрифә Фәйзрахмановага 90 яшь тулды (фото)

— Биредә тәүге тапкыр тамагыбыз икмәккә туйды. Урман якын иде, утын кытлыгы күрмәдек. Ташып якканга сүз әйтүче булмады, — дип искә ала ул елларны юбиляр.

Ул бар булганына шөкерана кылып, яшьләрне хөрмәт итеп яши. Аның янына кайчан гына керсәң дә, йөзе ачык, чәе әзер булыр. Кирәк булса, төпле киңәшен бирер, үтемле итеп дөрес юлны да күрсәтер. Сүзем Шода авылында яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен лаеклы каршы алган бәхетле әни, яраткан әби Гайрифә апа Фәйзрахманова хакында. 

Әтнә авылы кызы Гайрифә, замандашлары кебек үк, гомер юлында төрлесен күргән кеше. Әтисе Газиз сугышта үлеп кала. Әнисе Тайбә өч бала белән тол кала. Тол хатынга тормыш итүләре бик авыр була. Аның өстенә хәерчелек, ялангачлык. Йортлары да бик иске була, утын табу да кыен, урманнан кисәргә рөхсәт юк, урласаң төрмә. Тайбә апаның тилмереп яшәгәнен күреп, Киров өлкәсенең Яңавыл авылында яшәүче ерак туганнары, авыл җирлегеннән күченеп китәргә рөхсәт булмаганлыктан, аны өч баласы белән үгез җигеп, төнлә үз якларына алып китә. Бу вакытта Гайрифә үсмер кыз була. Барып урнашуга энесе Ясәви белән совхозга эшкә чыга. 

— Биредә тәүге тапкыр тамагыбыз икмәккә туйды. Урман якын иде, утын кытлыгы күрмәдек. Ташып якканга сүз әйтүче булмады, — дип искә ала ул елларны юбиляр. 

Тормышлар артык җиңел булмаса да, бу кадәргесе аларга ул чакта оҗмах күк тоела. Гайрифә биредә дүрт ел яшәп кала. Шода авылының бик чибәр һәм уңган егете Фәйзелхак сабыр, тыйнак, хезмәт сөючән Гайрифәне бер күрүдә ошата һәм үзенә гомерлек яр итә. Шода авылына әти-әтиле, каенэне һәм каенсеңелле төп йортка килен булып төшкәннең беренче көннәреннән үк Гайрифә һәркемнең хөрмәтен яулый. 

Үз гомерендә беркем белән сүзгә килмәгән, һәрчак мөлаем йөзле, төпле фикерле Гайрифә апа Фәйзелхак абый белән үрнәк гомер юлы үтеп, әти-әниләрен олылап, үз үрнәкләрендә берсеннән-берсе акыллы, уңган балалар тәрбияләгән кешеләр. Татар хатын-кызларына һәм төп йорт киленә хас барлык сыйфатларга ия Гайрифә апа гомер буе ир туганнарын хөрмәтләп яшәде. Олы уллары башка чыкканчы үзе дә озак еллар ике килен белән гомер итте. Фәйзрахмановлар нигезенә килен булып төшкән һәр килененә төп йорт кагыйдәләрен матур гына сеңдереп, дус-тату яшәргә өйрәтте.

Туган-туганны белмәгән бик болганчык заманда Фәйзрахмановларның бер йодрык булып яшәүләре иң беренче чиратта Гайрифә апага бәйле, чөнки Фәйзелхак абый гел хезмәттә булды. Заманында колхозның бик данлыклы тракторчысы була ул (аны искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде). 

Озак еллар Шода авылы абыстае булып игелекле гамәлләр кылган, әле өлкәнәя башлагач, авылга килгән шәкерттән гарәп язуына өйрәнеп, гарәпчә укырга өйрәнүе белән дә күпләрне сокландырган Гайрифә апага балалары Фәүзия, Фәрзия, Фәрит, Фоат, Фәрхәтнең кадерле әниләре, оныкларының газиз дәү әниләре булып, әле алдагы елларда да иминлектә яшәү насыйп булсын иде (кызганыч Фәнисе гүр иясе). Аллаһ аны бәрәкәтле гомер, күркәм сабырлык, сәламәтлек, җан тынычлыгы, рухи ныклык биреп сөендерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гайрифә