Хезмәт

Балтач районы

Мәрхәмәтлелек

Туган жирдә булсын бәхетең.

Яшәү рәхәтен, тормыш бәхетен татыр өчен туган ягы кирәк кешегә дигән канатлы сүзләрнең хаклыгына Кили мәдәният йортында "Ак чәчәкле гомер" дигән кичәне караган тамашачы тәгаен инангандыр.

Бу урында мин үз җиреңнең шаһы-падишаһы булыр өчен туган авылы кирәк кешегә дип тә өстәр идем. Чөнки кичәнең герое - 55 яшен тутырган юбиляр Ризидә Рамил кызы Галимова нәкъ тә менә үзенең авылында абруй казанды, сабый баладан алып өлкән кешенең яратуына-хөрмәтенә лаек булды.
Ә менә бу бөеклекләргә ирешү өчен аңарга туган авылын ташлап китмәскә, мәхәббәтен дә биредә табарга (яшь чакта кемнәр генә зур калаларга кызыкмый да, сөйгән ярларын ташлап, читкә бәхет эзләп китми?!), кавышып гаилә корырга, 36 ел тик бер урында эшләргә (җиңел эш эзләп урын алыштырып йөрүчеләр юкмы?!), авыл халкына көнне-төнгә ялгап игелекле хезмәт күрсәтергә (ярдәм сорап килүчене кире боручылар азмы әллә?!) туры килде.
Ак халатлы шәфкать туташына бәхетле булыр өчен туган туфрагы газиз булса, Кили халкына нинди генә очракта да гозерләрен кире какмаучы Ризидә Каюмовна хаҗәт иде. Шушы ике төшенчә ике якны да гармониядә тоткан, авылдашлык җепләрен туганнарча ныгыткан, күрәсең. Үзе дә "Биредә тудым, үстем, биредә үк бәхетемне таптым", ди.
Ризидә ханымның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны - 1979 елда Казан медицина училищесын төгәлләп кайта да, Кили медпунктына эшкә урнаша. Ул чакта аның вазыйфасына күрше-тирә - Пүскән, Нормабаш, Чапшар авылы халкына да хезмәт күрсәтү керә.
Әле дә булса ул бу авыллардан килүчеләрне кире бормый, син минем участокка кермисең, дип, бармый калмый. "Ярдәмем тигән һәм тимәгән чакларым да булгандыр", ди ул тыйнак кына. Дөнья булгач, төрлесе булгандыр, әмма аның кулларының шифасын, йөрәккә ятышлы, тынычландыргыч сүзләрен беркем дә инкарь итә алмас. Хикмәт укол белән даруда гына мыни?! Сырхау җанга бер җылы сүз дә дәва ләбаса! Әгәр биргән антына тугъры калмаса, авылдашларын яратмаса, Кили халкы зал тутырып килер идеме, күреш авыллардан да котлап килүчеләр булыр идеме икән! Күрсәң иде син ,укучым, гап-гади бер авыл фельдшерын котларга дип күпме кешенең сәхнәгә агылуын!
Эшли-эшли докторларны алыштырырлык дәрәҗәдә тәҗрибә туплаган Ризидә ханымның тынгысыз хезмәте гаиләсендә һич кенә дә аңлашылмаучанлыклар тудырмаган. Озак еллар мөгаллимә буларак үзе дә халыкка игелекле хезмәт куйган кайнанасы Нәсимә апа аңа үзе үк ныклы терәк булган, ике баласын карашкан, әнә, үзе дә, әни аркасында мин йозаклы ишекне ачып кермәдем, балаларым да җылы өйгә, кайнар ашауга кайтты, ди, ә ире Рамил абый хәләл җефетенең кылган һәрбер изге гамәленә булышып яшәгән, әле дә ераграк җиргә барасы булса, "ашыгыч ярдәм"не машинага утыртып илтеп куя, көтеп тора.
"Кайчак аякка бастырып булмастай сырхауларны мәңгелеккә югалтканнан соң, Ризидә кайтып керә дә, үзенең көчсезлегеннән, аңа ярдәм итә алмавыннан гаҗизләнеп йөри. Аның йөрәгендәге газаплы әрнүләре безгә дә күчә. Шул рәвешчә кеше хәсрәтен, борчуын без һәрчак гаиләбез белән күтәрә килдек. Ризидәнең эштән арына алмыйча, пациентларына булышып йөрүенә гаиләдә берәү дә каршы килмәде, анысын гадәти хәл дип кабул иттек, киресенчә, һәр барган җиреннән сөенечле хәбәрләр белән генә кайтуын теләдек. Аның үз-үзен ашавын күрү генә гаиләбезне бик газаплый иде."
Хәзер инде гаиләдә күпкә җиңел, балалар үсеп җитте, Булатлары өйләнеп тормыш корды,Казанда яшиләр, нәни кыз үстерәләр. Киленен бик ярата Ризидә апа, кызым , дип кенә дәшә. Мин дә бала үстерәм, миңа да киңәшләрен биргәндә гел киленен кыстырып, Гүзәлгә болай дигән идем, ул мине тыңлады, шулай эшләде, бәлки син дә шулай итәрсең, дип әйтә куя.
Кызлары Филсинә дә Норма якларында кияүдә, ул да бәби көтә. Оныгыгызның исән-имин, бәхетле бала булып дөньяга килүен телибез дигәч, киленем дә авырлы минем, ди тагын да ишәюләренә куанып. Кияүләре дә акыллы, үзләренә охшап тора. Ризидә апаның чын Ана булу сыйфатларына аралашкан саен сокланам, нинди генә җаваплы, мәшәкатьле эш саналса да, әнисе юлын сайлап, табибә һөнәрен алган һәм дә үзебезнең районга балалар табибәсе булып эшкә кайткан кызы өчен җан атып яши ул, киңәшеннән-ярдәменнән ташламый.
Ә улын... шулкадәр ярата ул малаен, күзен дә алмый ярата. Яратмыйча, Филсинәсе үзенең яшь чагын хәтерләтсә, улы нәкъ Рамил абыйның яшьлеге! "Мәхәббәтем бер булды, гомерлек булды", ди Ризидә апа иргә тугъры булып яшәвенә горурланып. Ә инде авылның газ буенча белгече Рамил абый үзе бер кеше - аңарда төпле акыл, зиһен тулып ята, кызыклы әңгәмәдәш тә ул, юмор хисенә дә бай, ярдәмчел дә, оста гармунчы, матур итеп биюче, җырчы да, иң мөһиме - шушы якларның депутаты, халык ышанычлысы.
Сәхнәләрне ямьгә күмеп чабата биеп җиффәрмәсенме? Залда утыручыларга кадәр менеп идәннәрне дер селкетте. Кичәне оештыручы һәм алып баручы мәдәният йорты мөдире Халидә апа юбилярга саллы гына сорау бирә:
- Ризидә апа,эшләү дәверендә югалып калган чагыгызны искә төшермәссезме?
- Берәүне өендә бала таптыртырга туры килде. Ярдәм чакырга соң, бала дөньяга килү алдында. Шулчакта югалып калуымнан әле дә оялам. Баланы әйбәт кенә таптыртып, төреп, икесен дә хастаханәгә озаттык. Бервакыт бәби тапкан хатын сорый; Ризидә апа, сез гел шундыймы, нинди мин әйтәм, сезнең гел шулай тез башларыгыз калдырап торамы, ди. Бактың исә бәби таптыртканда ике тезем аның ботына тиеп торган. Калтырануыгызга шакккаттым, ди. Шул хәлне гомердә дә онытасым юк. Соңыннан кызы Филсинә дә сәхнәгә чыккач, нинди югалып кына калу, бөтенләй дә юкка чыгасың икән ул эшли башлагач, дип, әнисен җөпләп куйды.
Ризидә ханым төп йортта килен вазыйфасын да тел-теш тидерми үти, кайткан-киткән кунакларны каршы алып, сыйлап ,озатуны фидакарь хезмәтенә хилафлык китермәгән кебек, күңел биреп башкара."Яшьләргә теләгем бер - кияүгә чыккач, гаиләдәгеләргә ияләшү чоры булып ала. Әнә шул чорны үзең дә, гаиләдәгеләр дә сабырлык һәм камил акыл белән уздыра алса, аннан барысы да үз җаена көйләнеп, әйбәт кенә дәвам итә. Әгәр киресенчә булса, мөнәсәбәтләрне гомер буе да җайга салалмаска мөмкинсең".
Нинди ихлас, самими, гади, гаять зур тәрбияви әһәмияткә ия бенефис уздырдылар Килидә. Максатлары медицина хезмәткәрен зурлауга корылса да, тәрбияви әһәмияте бәхәссез иде кичәнең. Ризидә апны котларга гаиләсе, дуслары, туганнары гына түгел, авыллларда фельдшер булып эшләүче хезмәттәшләре дә килгән иде, Балтач мәдәният йорты мөдире Айзат Шәйхелмәрданов та коллегалары белән әлеге кичәне тамаша кылды, "Тимирязев" исемендәге җәмгыятьтән Наил Мәрданов, авыл жирлегенннән Алмаз Рамазановның котлаулары кичәгә тагын да ямь өстәде. Күңелем районыбыз хастаханәсеннән килүче дә бардыр әле дип көтте, тик... Эшләп кемгә ярап була соң.
Бәхетле иде шәфкать туташы, бернигә дә карамастан, бик бәхетле тойды ул үзен. Шулай булмый ни, сәхнә уртасында утырган хөрмәтле парларга халык бер басып кул чапса, "Бик яратам шул кешене. Инде лаеклы ялга чыксам да, килгән кешене кире бора алмам", дигәч, тамашачы янә аягүрә басып, озак итеп алкышлады үзен.
Дөресен әйтергә кирәк, тамашачы кичә буе аңардан менә шушы сүзне көтте дә инде!.. Нишләтәсең, нечкә күңелле авыл халкына нәкъ тә менә сездәй - кешенең күңелен аңлый белүче, психологларча хәленә керүче, киңәшен кызганмаучы, серләрен саклаучы, кулларының шифасы тиюче, караңгы чырай күрсәтмәүче шәфкать туташлары тансык шул.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250