Хезмәт

Ул – авылыбызның горурлыгы

Сез дәһшәтле сугыш елы балалары, тарихка, җырларга кереп калган “Уфалла” (“Ух, Аллаһ!”) арбасын тартып үскән буын. Зур сынаулар узсаң да, синең горурланып искә алырдай матур тормыш юлың, башкарган күп игелекле гамәлләрең бар.

Хөрмәтле  Разыя апа Газыйм  кызы!    Сине гомереңнең  матур баскычы – 90 яшьлек юбилеең белән ихлас котлыйбыз, Адәм балалары өчен иң зур байлык булган  җан тынычлыгы, тән саулыгы, хәерле,  бәрәкатле гомерләр  телибез!  Синең тормыш юлына күз салсак, ул иң фаҗигале елларга туры килә. Сез дәһшәтле сугыш елы балалары, тарихка, җырларга кереп калган “Уфалла” (“Ух, Аллаһ!”) арбасын тартып үскән буын. Зур сынаулар узсаң да,  синең горурланып искә алырдай матур тормыш юлың, башкарган күп игелекле гамәлләрең бар. Син Смәел авылының гаярь егете Газыйм бабай белән Салавыч Сәрдегәненең уңган кызы Гатифәбану  әби гаиләсендә  Сәйдә апаң, Габделбәр абыйдан  соң өченче бала булып, 1929 елның 22 апрелендә  дөньяга килгәнсең.

Сезнең һәрберегезнең дә – Сәйдә апа,Габделбәр абый, Әминә апа, синең, Мансур абыйның   бик талантлы, булдыклы, кешеләргә игелекле булуыгыз, мөгаен, әти-әниләрегездән-токымнан  киләдер. Гатифә әбинең дә кушаматы сезнең “Чурапан  тыкрыгында” “персидәтел” булган бит. Аңа бу кушаматны зур оештыру сәләте булганы, һәрвакыт яхшы киңәшләр биргәне өчен, күршеләрегез зурлап тагалар. Сезнең токым  элек- электән авылның иң дәрәҗәле, булдыклы, ышанычлы  токымнарыннан булган.  Еш кына сезнең йортта авылга килгән сәнгать әхелләре, эш белән килгән кунаклар да сыену урыны тапканнар.  Бу изге гамәлләре әле дә дәвам итә. Абыегыз кызы Зөлфия, инде берничә ел, үзе башта мәдрәсә бетереп, авылыбыз хатын-кызларын мәчетебездә Коръән укырга өйрәтә. Хаҗ сәфәрендә булып кайтып, авылыбызның хөрмәтле абыстае. Энегез Мансур абый мәчетебезнең иң актив карты, ул 82 яшьтә, 2017 елда ,Хаҗ сәфәре кылып, безне генә түгел, бик күпләрне  сокландырган шәхес. Син үзең дә  авылбызның  иң мөхтәрәм әбиләреннән, абыстайларыннан  берсе. Смәел мәктәбенең җиденче сыйныфын  тәмамлаган 15 яшьлек кыз, хезмәт юлыңны  1944 елда, ул вакытлардагы  колхозның төп тарту көчләре  булган, атлар караучы булып башладың.  Аннан соң  иң авыр елларда  сиңа 21 ел сыер савучы булып эшләргә туры килде. Монда да син колхозда,  районда, хаттә республикада да,  иң алдыңгылар рәтендә булдың. Бу хезмәтләреңне  югары бәяләп,  син күп кенә Мактау Хатларына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдың. Аларның иң зурлары, бик азларга гына бирелә торганы -  “Хезмәт Кызыл байрагы”, “Октябрь Революциясе” орденнары.

Син шулай ук күренекле шәхес буларак,  Балтач районы энциклопедиясенә кертелдең.  Синең  портретың авыл тарихы музеена куелган  авылыбызның күренекле 11 авылдашыбыз арасында да бар.  Син  инде утыз елга якын җиназаларда катнашып, бакыйлыкка киткән  хатын- кызларыбызны  пакъләп, кәфенлеккә төрүне оештыручы да. Бу синең авылыбыз халкы өчен кылган аеруча зур изгелегең.  Сез Смәелнең  булдыклы егете Мансур абый Габдрахман улы   белән  гаилә корып, матур итеп яшәдегез. Мансур абый  да авылның  күренкле  “Насырлар” токымыннан булып, әтисе Габдрахман бабай да, Мансур абый  үзе дә, авыл тарихына оста итек, читек тегүчеләр, аяк киемнәре ремонтлаучылар-төзәтүчеләр  булып кереп калдылар. Авыл өлкәннәре әле дә Габдрахман бабайның : ”Авылда ике генә кыз туры басып йөри”,-  дигән  канатлы сүзләрен хәтерлиләр. Аларның өйләренең аскы катында  остаханәләре булып, аларга авылда килмәгән кеше калмый. Син бу төп йортның бик дәрәҗәле, яраткан киленнәре буласың. Мансур абый белән сезнең үзегезнең токымыгызны  лаеклы дәвам итәрдәй берсеннән берсе булдыклы, иманлы  балаларыгыз Рузилә, Илсур, Билсур, Илзирә дөньяга киләләр. Алар һәрбесе үзләренең тиңнәрен табып, сине оныклар, оныкчыклар белән дә баеттылар. Юбилей көннәреңә  4 балаңнан 13 оныгыгыз, 19 оныкчыгыгыз булу,  синең иң зур байлыгың. Кызыгыз  Рузилә инде күптән намазлы булып,  мәчетебезнең иң җаваплы хезмәткәре-казначее- бухгалтеры  вазыйфаларын зур төгәллек белән башкара. Оныгыгыз Гүзәл мәктәпнең алдынгы укытучысы. Балаларга әхләк дәресләре укытып игелекле, изге  эш башкара. Ул хәзерләгән укучы балалар район мөхтәсибәте уздыра торган Коръән уку, Намаз уку бәйгеләрендә актив катнашалар, призлы урыннар алалар. Хәтта, оныкчыкларың, Гүзәлнең улы , әле укырга да кермәгән Гомәр, сигезенче сыйныфта укучы кызы Әдилә, быел үзенең яшьтәшләре арасында  Коръән уку бәйгесендә  районда призлы  урыннарны алдылар.  Гүзәл үзе  быел Казанның “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге  мәдрәсәсен тәмамлап, өченче “Кызыл дипломын “ алды. Ул инде  ике дөньяви уку йортын тәмамлаган иде.  Болар синең  олуг юбилееңа зур бүләк.  Безнең өчен иң куанычлысы, син әле дә көлеп торган йөзле, шат күңелле, бар эшкә дә өлгерә торган  шаккаткыч  әби. Даими рәвештә балаларыңның, туганнарыңның дә хәлләрен белеп торасың.

Син әле кибет юлында, әле бакчада бәрәңге казыйсың, чүп утыйсың,  әле кызың Илзирәгә Чаллыга, әле сеңлең Әминә апаның хәлен белергә Свердловскийга чыгып китәргә дә күп сорап тормыйсың.  Балаларыңның һәрберсе сиңа ныклы терәк булсалар да, бигрәк тә кызың Рузиләнең авылда булуы,    төп йортыгызның ышанычлы кулларда булып, улың Билсур, киленең Вәсимә янәшәсендә яшәвең  дә зур бәхетең.  Синең һәрвакыт алга карап яшәвең дә соклангыч.  Өлкән улың Илсур  Казан елга техникумын тәмамлап, 36 ел Себердә  катерда капитан булып хезмәт итә. Ул хәрби хезмәтне дә Кронштадт- Полярныйда, су астында- подводник булып уза.  Икенче улың, хәзерге “төп йорт хуҗасы” Билсурның да хезмәт юлы гыйбрәтле һәм мактаулы. Ул Казан авиция заводының училищесын тәмамлап, өч ел моторлар төзү заводында эшли, рәсеме заводның Мактау тактасында була. Аннан соң ул Чита өлкәсендә хәрби хезмәтне уза. Аннан соң 5 ел Себердә тракторда эшли. Шуннан соң Чаллыга Камазның моторлар төзү заводына кайтып  эшкә урнаша һәм анда җиде ел эшли. Мин фәкыйрегез, аның рәсемен Яр Чаллының Мактау тактасында үз күзләрем белән күреп, авылдашыбыз, күршебез  өчен горурлык хисләре кичердем.  Монда, игътибарны иң җәлеп иткәне, улың Билсурның синең сүзне тыңлап, “Мактау такталарын”, завод вәгъдә иткән фатирын да   калдырып, туган авылына, әнисе янына -Смәелгә кайтып урнашуы. Ул моның белән оттырмады, төп нигезне саклавы белән күп авылдашларга үрнәк күрсәтте,олыгайган көннәреңдә  алар киленегез Вәсимә белән синең “алтын баганаларың”. Сезнең йортта кунакларның, килгән- киткәннәрнең өзелмәве- ул синең узган тормыш юлыңа зур бәя. Синең  нинди генә алган зур хөкүмәт  бүләкләрең булмасын, безнеңчә, сиңа  юбилей көннәреңдә иң зур бүләк- ул балаларыңның, күрше күләннәрегезнең, авыл халкының сиңа карата хөрмәте, тирән ихтирамыдыр. Без авылыбызда сезнең кебек  “Ак әбиләр -“авылдашларыбыз булу белән бик бәхетле һәм моның белән  хаклы рәвештә горурланабыз. “Гомерне үткәннәр өчен үкенмәслек итеп яшәргә кирәк,”- дигән гыйбарә бар. Синең тормыш юлы, безнеңчә , нәкъ шулай уза,  син безнең өчен якты маяк.   Һәм әле улы давамлы булса иде.

 

Смәел хуҗалыгы.  Смәел мәчете мөтәвәллияте исеменнән, 1982-1997 елларда колхоз рәисе булып эшләгшн  Солтан Ибраһим улы 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: