Хезмәт

Ярдәм итегез!

2нче февраль көнне район Мәдәният үзәгендә эстрада җырчысы, райондашыбыз Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьямгә ярдәм итү максатыннан, хәйрия концерты уздырыла.

Концертта башкаладан килгән танылган артистлар белән бергә райондашларыбыз - җырчылар Ф.Зарипов, И.Гарипов, З.Шәйхетдинова да катнаша. Концертны «Яңа гасыр» радиосы ди-джейлары алып бара. Концерттан җыелган акча авыр диагнозлы Мәрьямне Франциядә дәвалауга китәчәк. Концерт кичке сәгать 7дә башлана. Билет бәясе - 300 сум.
Зинһар, концертка рәхим итегез һәм ярдәм итегез, мәрхәмәтле райондашлар!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: