Яшәү өчен яшәргә кирәк
– Мин Пүскән авылы кызы, сугыш елларыныӊ ачлыгын, бәхетсезлекләрен йөрәгем аша уздырдым. 1951 елныӊ җәендә авылга мунчала сатып алырга менгән егет мине күреп калган. Икенче көнне ат җигеп менде дә, мине сорап, Сәрдегәнгә алып төшеп тә китте.
Олыларыбыз белән аралашканда күбесенеӊ хәтеренә, акыл тирәнлегенә, фикерләвенә игътибар итеп, аптырашта калабыз. Ничек инде ул, балачагыӊныӊ, яшьлегеӊнеӊ, гомереӊнеӊ күп өлешен авыр, михнәтле тормышта ач-ялангач уздыр да, сыкранмыйча, ул заманны хурламыйча, безнеӊ вакыт күӊелле иде, дип искә ал инде, ә?! Әйе, безнеӊ акыл моны ахыргача аӊлап бетерә алмый шул. Ә мондый апа-абыйларыбыз бар безнеӊ арада. Шуларныӊ берсе, 90 яшен тутырган юбиляр Наҗия Ганиева Салавыч Сәрдегәнендә гомер кичерә. Биш балалы гаиләдә үскәнгәме, ул үзе дә биш бала үстергән, тормышта аларга үз юлларын табарга юнәлеш биргән. Хәзерге вакытта Ӊаҗия апа улы, килене, оныклары тәрбиясендә яши. Әйдәгез, аныӊ тормыш юлы белән кыскача танышыйк әле:
– Мин Пүскән авылы кызы, сугыш елларыныӊ ачлыгын, бәхетсезлекләрен йөрәгем аша уздырдым. 1951 елныӊ җәендә авылга мунчала сатып алырга менгән егет мине күреп калган. Икенче көнне ат җигеп менде дә, мине сорап, Сәрдегәнгә алып төшеп тә китте. Биш кешелек гаиләгә килен булып килдем. Ирем Нургали сугыш афәтләрен кичеп, исән-сау әйләнеп кайткан моряк. Әнглиядән йөк ташыган корабларны саклауда булган, берсендә кайтып барганда аларныӊ корабларын батыралар, берничә кешене, шул исәптән Нургалиемне икенче корабтагылар коткара. Бераздан ул корабларын да батыралар. Өченче корабтагылар аны тагын коткаралар. Болар турында бер дә сөйләргә яратмый иде. Ярый, өйгә кайттык, туганнарыннан 2 кило ит алып, никах укыттылар. Шуннан яшәп киттек инде, берсе артыннан берсе балалар туды, җиде бала таптым, шөкер, бишесе исән-сау үсте. Ул заманда ял итү юк иде, бала табасыӊ да, арбага утыртып эшкә чыгасыӊ. Ерак басуда җәй көне ике баламны алып барып, урак урган истә калган. Калын арыш басуында көлтә куйдык. Кечкенәсе арбада, җитмәсә аны кызым янындагы көлтә белән каплап куйган, ничек тончыкмагандыр. Көн саен урак-чалгы белән 25-30 сутый арыш, борчак чабарга кирәк. Кирәк булгач, чаптык инде. Әле ерак басуда көрәк белән силос чокыры казыган истә, авыр булса да, түздек. Фермага сарыклар карарга билгеләгәч, миӊа җайлы сыман тоелды. Өч чиләкләп ел әйләнә тирәли су ташый идек, бәрәӊге пешереп, салам парлап, ташып, хайваннарга ашарга сала идек. Шөкер, эшләдек, үлмәдек. Мин балаларга да, эшләгез, эшләп кеше үлми, үләсе булса, мин үлгән булыр идем, дим. Менә бүгенге тормышныӊ кадерен белеп яшәр вакыт җитте миӊа. Өйдә ике килен, һәркайсы белән дә тату торабыз, улымнан, оныкларымнан уӊдым, – ди ул.
Наҗия апаныӊ биш баласы, сигез оныгы, җиде оныкчыгы барысы бергә җыелса, болын кадәр өй гөрләп тора. Аларныӊ һәркайсына әйтер сүзе, җиткерер фикере бар әбинеӊ. «Яшәү өчен яшәргә кирәк», – менә ветеранныӊ тормыш девизы. Наҗия апаны тәбрикләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин һәм башка рәсми кунаклар бу аралашуда үзенчәлекле тормыш дәресләре алдылар, ветеранга хәерле озын гомер теләп, 95 яшьлек юбилейга да килергә насыйп булсын, дип саубуллаштылар.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев