Хезмәт

Яшел беретлы татар егетләре

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Балтачта ике урында - бистәдәге урта мәктәптә һәм Салавыч күппрофильле лицеенда мемориаль такталар ачылды.

Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган райондаш егетләр - Айрат Нәҗметдинов һәм Илнур Насыйбуллиннар истәлегенә. Юк, безнекеләр эше түгел, хәрби комиссариат инициативасы да түгел. Бу юлы без эшлисе эшне башкалар - Башкортстаннан килгән "Яшел беретлар" төркеме эшләде. Һәм бу аларның беренче изге гамәлләре генә түгел икән инде. Безнең районда гына да ике ел элек өч егеткә - Арбордан Тәлгат Гыйлвановка, Пүскәннән Илгиз Зәйнуллинга, Иске Көшкәттән Рәсәй Герое Олег Исаевларга алар укыган мәктәпләрдә истәлек такталары урнаштырганнар. Ә ил буенча алар инде 2394 (!) егетнең исемен мәңгеләштергәннәр. Кемнәр соң ул шушындый изге эшкә алынган егетләр?
Балтач урта мәктәбендә булган искитмәле чара рус телендә алып барылгач һәм егетләргә рәхмәт сүзләре дә урыс телендә әйтелгәч, мин "Яшел беретлар"ны урыс төркеме дип уйлаган идем. Күрше Салавычта узачак митингка чыксам, аларны район буйлап озатып йөрүче мәгариф бүлеге белгече Резидә Гаязова егетләрнең берсе белән татарча сөйләшеп тора. Бераздан Резидәгә: "Кая, күрсәт әле, кайсысы татарча белә иде", - дим. "Алар барысы да татарлар бит!" - ди ул. Баксаң, бу ансамбльдәге егетләр барысы да бер районнан - Дүртөйледән икән.
Җитәкчеләре Рашат Фазлыйәхмәтов белән сөйләшү яңа дөнья ачуга тиң. Ул сөйләгәннәрне йөрәк аша үткәрсәң, күзләргә яшь тула, акыл бизмәненә сала башласаң, "бүген дә шушындый патриотлар бармы икәнни, кайда сакландылар икән?"- дип гаҗәпләнәсең.
Тәкәрлек авылы егете алты ел контракт буенча кайнар нокталарда хезмәт иткән, данлыклы "Беркут" составында командир ярдәмчесе булып Армения, Грузия, Чечня, Осетия, Таҗикстан... нарда үлем белән йөзгә-йөз очрашкан. Һәм шунда сугышчан дуслары белән бергә ант иткән: "Кемнәр исән кала, кемнәр исән кайта - калганнарны онытмаска, оныттырмаска!" Үзеннән алда туган авылына, гаиләсенә "кара" кәгазь килгән егет, гүя, антын чынбарлыкка әйләндерү өчен, шул "кара" кәгазьгә үч итеп исән-сау әйләнеп кайткан. Һәм менә ундүрт елдан артык инде ул үзенең антына тугрылык саклый. Үзе кебек үк "кайнар нокта"ларда хезмәт иткән Ирек Муллаянов, Газинур Мосифуллин, Альберт Шакирҗановлар белән "Яшел беретлар" төркемен оештырып, ил буйлап концертлар куеп, Әфганстанда, Төньяк Кавказ, башка хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарны ачыклый, шул концертларда җыелган акчаларга алар укыган мәктәпләргә мемориаль такталар куялар. Истәлек такталарын мәктәпләргә куюга да тирән мәгънә салган егетләр. Максатлары да бит балаларда патриотик хис уяту, Туган илгә мәхәббәт, илне саклауга, хәрби хезмәткә, хәрби бурычка җаваплылык һәм хөрмәт тәрбияләү. Бу хезмәтләре өчен яшел беретлылар күпсанлы рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр, "Жуков" һәм башка медальләр, ансамбль җитәкчесе Рашат Фазлыйәхмәтов "Дөньяны коткаручыларга" ("Спасшим мир") ордены белән бүләкләнгән, күпсанлы фестивальләр лауреатлары һәм җиңүчеләре булганнар.
Рашат исә үзенең туган авылында гына да өч һәйкәл салдырган. Бер үк постаментта Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәм әфганчы-интернационалистларга дигән һәйкәлләр урын алса, пионериянең 90 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган пионерлар истәлегенә тагын бер һәйкәл сафка баскан. Һәм ел саен аның янында ул тирә-яктагы балалар өчен Пионер учагы үткәрүне гадәт иткән.
Өч телдә - урысча, татарча, башкортча чыгыш ясаучы, үзләрен зур горурлык белән "запастагы пограничниклар" дип игълан итүче егетләрнең һәр сүзе, һәр номеры йөрәккә үтеп керә. Концертлары да бит Гражданнар сугышыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган сугышларда, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны искә алып, шул чор җырлары белән чиратлашып бара. Мин исә сиздермичә генә залны күзәтәм: безнең өчен бик кадерле, таныш бу җырларны бүгенге балалар - башка моңнар, башка тәрбия алып үскән буын ничек кабул итә? - Залның реакциясе көтелгәннән күпкә көчле булды. Һәр чыгышны үтә җылы кабул иттеләр, азактан, аягурә басып, бик озак алкышладылар. Йөрәктән чыккан йөрәккә барып җитә дигәннәре шушыдыр, мөгаен.
...Ә ил, хөкүмәт башлыклары, соңга калып булса да, патриотик тәрбия турында баш вата. Тик, ай-һай, алар тәкъдим иткән ГТО нормаларын кире кайтарып кына нәрсәгәдер ирешеп булыр микән? Шул ук вакытта гап-гади авыл егетләре, безнең татар егетләре, авылдан-авылга, каладан-калага, республикадан-республикага йөреп, ил буйлап патриотик тәрбия орлыклары чәчә. Сүздә генә түгел, изге гамәлләре белән.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: