Ятимнәргә багышланган гомер
Безнең әни күпләргә үрнәк булырлык шәхес, языгыз әле шуның хакында. Дүрт ятимне әниле иткән, аларны үз әниләредәй яратып үстергән ул, дип шалтыратты Югары Субаш авылыннан Клара ханым. Аның сөйләгәннәреннән соң без Фәризә апаның язмышына битараф кала алмадык һәм әлеге авылга юл тоттык.
Сугыш елларында туган я булмаса балачагы шул чорга туры килгән кешеләрнең кайсының гына тормышы җиңел булды икән?! Кечкенәдән кул арасына керергә, уйнарга түгел, ә җигелеп эшләргә туры килгән аларга. Тумышы белән Арча районы Пөшәңгәр авылыннан булган, бүгенге көндә Югары Субаш авылында яшәүче Фәризә Нәҗипованың да балачагын Бөек Ватан сугышы урлый. Башта көтү көтеп, аннан әнисе белән бозау караган кечкенә кызга зур ышанычлар баглап үзенә дә аерым бер бозаулар группасы бирәләр. Сабыйлыгы да чыгып бетмәгән Фәризә сынатмый, бөтен эшен җиренә җиткереп, тырышып башкара. Еллар үтү белән дә тормышта олуг сынаулар аша үтәргә туры килә аңа. Шуның иң зурысы – бала сөя алмау. Аллаһы Тәгалә бала насыйп итмәгән аңа һәм шулай ук ялгыз итеп тә яратмаган. Тормыш иптәше кисәк йөрәк өянәгеннән вафат булган дүрт балалы Нәкыйпкә кияүгә чыга ул. “Мин килгәндә кайсы баланың өстенә кияргә юк, кайсының аягына юк иде. Мин аларга киемнәр табып кидереп, кеше арасында ким-хур булып йөрмәслек иттем”, дип искә ала иде ди килене Клара ханым. Ул чакта Фәризә апа сарык фермасында да эшләгән, төрле эшләр дә башкарган. Иртә таңнан хезмәттә булса да, аз гына буш вакытын да үксез калган дүрт балага багышлап яшәгән. Куенына алып назларга да вакыт тапкан, бияләй, оекбашлар да бәйләп кидергән, юк әйберне бар итеп балаларга ашата да торган булган. Башта Бакча дигән авылда яшәсәләр, кече авылларны бетерә башлагач, 1980 елларда Субашка күченеп төшкәннәр. Мәлик, Нурания, Мөдәрис, Гүзәлия биредән олы тормыш юлына аяк басканнар. Һәркайсы әти-әниләре үрнәгендә хезмәт сөючән һәм тырыш булып үскәннәр. Бүгенге көндә һәрберсе балалар, оныклар игелеге күреп, үзләре инде әби-бабай булып яшиләр.
Фәризә апаның якыннарының бер генә үкенечләре бар күңелләрендә, ул – әбинең тыл ветераны исемен ала алмавы. “2002 елда 1931-1932 елларда туган, сугыш вакытында эшләгән кешеләргә тыл ветераны катыргысы белән 50 мең сум акча бирделәр, тик безнең әнигә тиеш булып та ул бирелмәде. Сугыш чорында күпме тырышкан, авыр хезмәтләрне кечкенә иңнәрендә җиңеп барган әни бүгенге көндә дә ул исемне ала алган кеше түгел. Үзе сөйләшә алса елый-елый сөйләр иде, тик хәзер ул аны аңламый инде”, дип өзгәләнә якыннары.
– Әти дә, әни дә гел хезмәттә булдылар. 2004 елда әтиебез бакыйлыкка күчкәч тә әни безнең өчен һәрчак терәк, таяныч булды. Башта үзебезне тәрбияләп үстереп кеше итсә, аннан соң оныкларын тәрбияләште, хәзер инде оныкчыкларын сөя. Барлыгы 10 оныгы, 21 оныкчыгы бар аның, бай әби ул, – дип яратып һәм олуг хөрмәт белән сөйлиләр Фәризә апа хакында.
80 яшендә дә утын ярган, һәрчак чисталык һәм пөхтәлекне өстен куйган, бүгенге көндә инде кечерәеп калган гәүдәсе белән үзенә сабыйларча тартып торган Фәризә апаның тормыш юлы чыннан да күпләргә үрнәк. Кайчандыр үзенекедәй яратып кабул иткән ул һәм кызлары бүген үзен кайгыртып, әни диеп яратып зурлыйлар. Онык һәм оныкчыклары да кайда гына яшәсәләр дә һәрчак әбиләре янына кайтып, хәлен белеп торалар.
Нәҗиповлар йортында мине каршы алып, Фәризә апаның бөтен тормыш юлы белән таныштыручы – килене Клара ханым булды. Ул кайнанасына хөрмәтен белдереп: “Мин килен булып килгәч, әни мине маллар янына да чыгармады, хуҗалык тирәсендәге күпчелек эшне дә үзе башкарды. Аш-суга да бик оста иде, аның өчпочмак, бәлешләре әйтеп бетергесез тәмле була иде. Килен булып төшкәндә йон җегәрли белми идем. Әни элек-электән йон оекбаш, бияләйләр бәйләгән кеше буларак бик оста иде, мин аннан өйрәнеп, соңыннан ярыша-ярыша да эшли идек”, дип елмаеп хатирәләрен барлады. Бүген ул үзе Фәризә апа өчен әни кебек. Чөнки язмам герое килене өйгә кайтмыйча йокларга да ятмый, кая гына китсә дә ишекләрне ачып карап, аны көтеп йөри икән. Менә шулай бер-берсе өчен җан атып, кайгыртып, картлык һәркемгә дә килә, бәхетле булсын иде ул дип яшиләр Нәҗиповлар йортында. Фәризә апаның икенче елга 90 яшьлек олуг юбилее, әлеге истәлекле бәйрәм көнендә дә аның белән очрашырга язсын. Кем белә бит, бәлки Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилей елы Фәризә апага ничә еллардан бирле тиеш булып та ниндидер сәбәпләр аркасында бирелмәгән тыл ветераны исемен дә насыйп итәр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев