Хезмәт

Әздән дә күңел була

Сүземне халык мәкале белән башлыйсым килә: «Әздән күңел була, әздән хәтер кала». Әйе, бик хак әйтелгән бит!

Реклама


Декабрь аенда Яңгул мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус бәйрәм чарасы булып узды. Анда алып барып безне кайгыртканы өчен Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимовка, шулай ук авылыбызның шәхси эшмәкәре Мөдәррис абый Габдрахмановка күңелемдәге иң җылы теләкләрне ирештерәсем килә. Ә олы рәхмәтем - безнең күңелләрне күргән район социаль яклау бүлегендә эшләүче хезмәткәрләргә. Күчтәнәчләр тутырган пакетлар өләшеп, безне нык шатландырдылар алар. Барлык яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Аларга нык сәламәтлек, эшләрендә зурдан-зур уңышлар теләп калам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: