Зинһар, битараф калмыйк!
Яхшылык эшләргә омтылучылар бик күп, ләкин эшлим дигән гамәлләр еш кына сүздә, теләктә генә кала. Чынлыкта, кешенең авыр хәлдә калуын үзең шул авырлык белән очрашсаң гына аңлыйсың...
Дөньяда миллионлаган авыру бала ярдәмгә мохтаҗ. Һәрберсендә төрле, хәтта без ишетмәгән диагнозлар. Күбесенең кечкенәдән гомере өзелә, чөнки чит илдә операция ясату өчен финанс яктан мөмкинлекләре юк. Россиядә яшәүче барлык кеше 1 сум гына бирсә дә күпме акча җыелачак. Меңләгән бала аягына басар иде. Шул балалар исемлегенә безнең якташыбыз Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьям дә керә. Аңа куелган диагнозлар арасында авыр формадагы эпилепсия, Веста синдромы да бар. Кечкенә Мәрьямнең хәле көннән-көн начарлана. Чит илдә ясалырга тиешле операциягә миллион сумнан артык акча кирәк. Әлегә аның 200 мең сумы гына җыелган. Мәрьямнең яшисе, йөрисе килә. Әни кешегә дә күпме хәсрәт, кайгы, чөнки үз балаңның тилмерүен күрү бик авыр. Без дә - гимназиядәгеләр, Сафиннар гаиләсенә кулыбыздан килгәнчә булышырга булдык, бу уңайдан марафон уздырдык. Балтачтагы оешмаларга, кибетләргә, хәтта урамда үтеп баручылар арасында «Йөрәктән йөрәккә» дигән акция оештырдык: кечкенә Мәрьямгә акча җыйдык. Битараф булмаган кешеләргә бик зур рәхмәт әйтәсе килә, дөнья түгәрәк, эшләгән яхшылыгыгыз үзегезгә меңләтә кире әйләнеп кайтсын! Балтачта яхшы кешеләр барлыгына кабат инандык, тик араларыннан берничәсе битараф калды, балага булышырга теләмәделәр, безнең тырышлыкны да аңламадылар. 31нче гыйнварда Мәрьямгә ике яшь тула, туган көненә кечкенә генә булса да бүләк ясыйк... Бала таза-сау булырга лаек!
Һәр кеше Мәрьям хәлендә калырга мөмкин. Зинһар өчен, битараф калмыйк! Бу очракта 10 сум да бик кадерле һәм кирәк.
Мәрьямнең счет номеры: 89625559064.
Тулырак мәгълүматны әлеге сылтамадан карый аласыз: http://vk.com/club47598718.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 22:11Тукталышта туңып үлгән... Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.4600
-
1 март 2021 - 21:21Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.5101
-
1 март 2021 - 20:11Балтач картчылары беренчелекне бирмәде Картинг спорт төре соңгы елларда бик популярлашып бара. Мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп алалар, аларга ныклап әзерләнәләр.6400
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26700
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.24600
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".122502
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.69401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика