Хезмәт

Көектә Әниләр көне сюрпризларга бай булган (+фото)

Көек авылы китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан “Айсылу” фильмы күрсәтелеп, аның төп героинясы Гөлназ Галимуллина белән очрашу оештырылды.

Көеклеләр “Айсылу”ны зур кызыксыну белән яратып кабул итте. Фильм азагында, Гөлназ җырлаган сюжет сызыгында, хәтта торып кул да чаптылар һәм шул мизгелдә Гөлназ үзе дә килеп керде.

Аны нечкә күңелле, гади, Көек авылы кызы дип тә әйтеп була. Чөнки сәхнәгә беренче адымнарын да ул биредә ясаган. Шул вакытта китапханәче булып эшләгән Гөлфинур Садриева Гөлназда сәхнәгә мәхәббәт уята. Ул еллардан бирле чирек гасыр узса да, Гөлназ өчен әлеге очрашу дулкынландыргыч та, шатлыклы да булды. Ике арадагы сөйләшү дә бик җылы һәм күңелле узды.

Китапханәче Зилә Ильязова көеклеләр өчен һәрбер бәйрәмне менә шулай онытылмаслык итеп үткәрә. Бу юлы да фильм гына түгел, ә Көек әниләре өчен махсус пешерелгән торт та зур сюрприз булды. Мондый чараларга ияләшә барган көеклеләр хәзер инде Яңа ел тамашасын да зур кызыксыну белән көтә. Кем белә бит, әллә фантазияләре чиксез Зиләбез бу юлы да аларны шаккатырырлык алым эзләп табар.

Зилә Ильязова фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: