Хезмәт

Ялгыз нарат

Авылымның тау башында Утыра ялгыз нарат. Минем күңел моңсулана Шул нараткайга карап. Нигә нарат читтә үстең Урман бит янәшәндә Башын гына болгый нарат Эндәшми бернәрсә дә. Йөз яшьтәдер инде бәлки Ул нараткайның яше. Сорар идем аның яшен Калмаган шул яшьтәше. Ольга Ризванова.

Авылымның тау башында
Утыра ялгыз нарат.
Минем күңел моңсулана
Шул нараткайга карап.
Нигә нарат читтә үстең
Урман бит янәшәндә
Башын гына болгый нарат
Эндәшми бернәрсә дә.
Йөз яшьтәдер инде бәлки
Ул нараткайның яше.
Сорар идем аның яшен
Калмаган шул яшьтәше.

Реклама

Ольга Ризванова.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: