Балалар террорга каршы
Күптән түгел конкурста җиңү яулаучылар район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров белән очрашты.
Апрель аенда «Балалар террорга каршы» исеме астында рәсем конкурсы узган иде. Мәктәп укучылары, бигрәк тә башлангыч классларда укучы балалар зур активлык күрсәтте. Иҗат җимешләре комиссия членнарында зур соклану уятты. Менә конкурска нәтиҗәләр ясалды.
- Террорга булган мөнәсәбәтегезне рәсемнәрдә шуның кадәр ачык чагылдыргансыз, хәтта без өлкәннәргә дә уйланырга җирлек туды. Рәхмәт хезмәтегез өчен. Конкурска әзерләгән укытучыларга да, сезгә ярдәмгә килгән әти-әниләрегезгә дә рәхмәтнең иң олысы, - диде Рамил Шакиров. Конкурста җиңүчеләр генә түгел, һәр катнашучы да кызыксындыру бүләгенә ия булды. Кыска гына вакыт эчендә укучылар район җитәкчелеге белән әңгәмә дә корып алды. Бүләкләү мизгеленнән соң дуслык, татулык, түземлек турында кечкенә генә видеоролик та каралды. Соңыннан балалар башкарма комитет җитәкчесе белән истәлек өчен фотога төште.
Районның террорга каршы комиссия сәркатибе ЭНҖЕ ГАРИПОВА: «Балаларның террор сүзенең мәгънәсен, асылын кәгазь битләрендә шулкадәр оста итеп күрсәтә алулары комиссия әгъзаларын сөендерде. Бу фаҗиганың зур югалтулар, күз яшьләре икәнен аңлаулары бик мөһим».
Рәсемдә: җиңүләр җиңел бирелмәсә дә, бүләк алулары бик рәхәт.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 22:11Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.3100
-
16 май 2022 - 21:21Чит илдәге кебек үз стилебез, ди балтачлылар (+фото) Чәчәкләр ярата башладык, кайчандыр нарсәгә ул, җимеш бирми, су сорый, мәгънәсе юк дигәннәр дә бүген ишегалларын шаулап торган чәчкәләргә күмде.6800
-
16 май 2022 - 18:46Балтачның яшь укытучылары Мари Илендә җиңү яулый (+фото) 12-13 майда Мари Иле республикасының Медведев районында Мари Иле, Татарстан, Чувашия республикасы мәгариф хезмәткәрләренең 50нче “ТатЧуМара” туристик слеты үткәрелде.11700
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
16 май 2022 - 09:00ВНИМАНИЕ! В ООО “МДСУ-1” требуются водители грузовых автомобилей, водители УАЗ, дорожные рабочие. Опыт работы приветствуется9200
-
16 май 2022 - 08:16Балтачта 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр (+фото) Районыбызда күркәм тантана, 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтлиләр.67202
-
16 май 2022 - 13:21Балтачта сата белгәннәр - сата, ала белгәннәр ала (+фото) Көфер почмагында сәүдә гөрли40701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика