Хезмәт

Көшкәтбашта соңгы кыңгырау чыңлады (+фото)

Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә 4нче сыйныфлар өчен соңгы мәртәбә кыңгырау чыңлады. 

4нче сыйныфны быел 4 укучы тәмамлый- Гарифуллин Данияр, Садыйкова Сөмбел, Фазылҗанова Рамилә, Хәйруллина Илсинә. 
Балалар, алдагы уку елыннан сезне яңа мәктәп, яңа дуслар, яңа укытучылар, яңа фәннәр көтә. Үзегезне бары тик яхшы яктан күрсәтеп, куелган билгеләрне аклап, бер-берегезгә терәк булып, бүгенгедәй дус булып калуыгызны телибез. 
Балаларга белем биргән укытучыларга әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Сабырлыгыгыз, киң күңеллелегегез, кайгыртканыгыз өчен мең рәхмәт Сезгә! 

Фотосурәтләр Зәринә Фазылҗановадан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: