Ихлас йөрәктән!
Иске Салавыч авылында яшәүче кадерле әтиебез, сөекле бабаебыз Мөхлис Хәбибуллинның 5 октябрьдә 90 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине күркәм бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык якын кешебез. Әниебез белән безне - 7 баланы кадерләп үстереп, тормышта үз юлыбызны табарга булышканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең.
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа! Сиңа булган теләкл-әребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларында тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игътибарын, игелеген тоеп, муллыкта гомер итүеңне телибез.
Чәчләреңне, әти, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйладың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Сиңа булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Чын йөрәктән яздык бу юлларны
Кабул итеп алчы син бездән.
Гомер юлларыңны озынайтыйк
Ныклы ярдәм булып без сиңа.
Олы хөрмәт хисләре белән улларың, киленнәрең, кызларың, киявең, онык-оныкчыкларың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.13601
-
22 май 2022 - 17:11Вылын Ушма гурт (2-тӥ люкет) Самой бадӟым проблема — гуртын магазинлэн луымтэез.7200
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар24800
-
20 май 2022 - 14:46Данилның батырлыгы мәңгелек Үз гомерен куркыныч астына куеп ирешелгән батырлыгы Данилның әти-әнисенең күңеленә канлы күз яшьләре белән язылып, бүген дә сыкрый торган яра булып тора...77201
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.50901
-
20 май 2022 - 21:21Балтач мәктәбе алдынгыларын барлады (+фото) Балтач мәктәбендә талантлар парады үтте.40901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика