Хезмәт

Ясминәнең төп хыялы – тәпи китү (дәвамы)

Бүгенге көндә әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, теләгән суммагызны Сбербанк картасына күчерә аласыз

Кичкә кадәр хастаханә коридорында машина көтеп утырдым, аннан инде Ясминәбез янына йөрүләр, аның белән бергә Балалар республика клиник хастаханәсендә ятулар башланды. Ясминәбезнең туганда колаклары да башына ябышып беткән иде, уч төпләре дә юк иде, кеп-кечкенә һәм ябык иде ул. Беренче тапкыр өйгә алып кайткач әни хәтта куркып та калды. Инде бу авырлыклар онытыла дигәндә күңелдә шикләр туа башлады, чөнки Сылу да вакытыннан алда туган бала иде һәм минем чагыштырып карарга инде тәҗрибәм дә бар иде. Ясминә башын да вакытында тота башлады, башка яктан да гади бала сыман иде, тик менә яшьтәшләре сыман утырып тора алмый иде ул, утыртып куйсаң да авып китә иде, аякларының да тотнаклыгы начар иде. Без яңадан табибтан-табибка йөри башладык, тик безгә җитлекми туганга гына шулай ул, вакыты җитүгә тәпи китәчәк диделәр. Көттек, сабыр иттек, ләкин ул бәхетле көн һаман да җитми иде. Ике яшендә инде мин башка табибка күрсәтеп карарга булдым аны һәм ул безгә ДЦП (детский церебральный паралич) диагнозы куйды. Аяк астындагы җир киткәндәй булды, мин тораташ катып калдым, шунда яшәү мәгънәсе югалгандай булды миңа. Ничек инде ДЦП? Нигә минем баламда? Ул бервакытта да йөрмәс мени? Баштагы мең дә бер сорауга җавап таба алмый бик озак еладым, ләкин үземне кулга алырга, балам нинди генә булса да аның киләчәге өчен тырышырга кирәк иде, – дип сөйли Айгөл.

Аның сөйләгәннәрен тыңлаган мәлдә Ясминәгә карап-карап алам, 10 яшьлек сабый барын да аңлый шул инде. Аңлау гына да түгел, ул барысы өчен дә борчыла да хәзер. Бигрәк тә үзен инвалид дип атаучыларны, бармак төртеп күрсәтүчеләрне кабул итә алмый икән ул.

– Ясминә безнең бик тә аралашырга ярата торган бала, аның бер урында гына утырасы килми, бөтен тирә-юнь белән танышырга тели ул. Кичләрен Ясминәне коляскасына утыртам да урам әйләнергә чыгып китәм. Арада төрле кеше бар шул, кемнәрдер дәп-дәү кыз коляскада утыра дип әйтеп куя, кемдер без үтеп китүгә тәпи йөрмиме икәнни ул, дип сөйләнә башлый. Бала бит аның барысын да аңлый, өйгә кайткач нигә алай дип әйтәләр инде алар дип борчыла һәм кабат инде ул урынга алып бармаска куша, –дип өзгәләнә Ясминәнең әбисе Гүзәлия апа.

Мин килгәндә кызы белән онлайн тренировка эшләүче Ришат исә безнең сөйләшүгә кушылмады, тик аның нинди әти булуына мин инде күптәннән сокланып йөрим. Дөресен генә әйткәндә, гаиләдә авыру бала туса, әти кешеләр бу авырлык белән килешә алмыйлар. Ә менә Ришат шундый әтиләрнең капма-каршысы һәм күпләргә үрнәк итеп куярлык шәхес. Сарман районында Ясминәгә яраклы сәпид сатуларын белгәч һәм әле бүген килеп алмасагыз башка кешегә сатып җибәрәбез диюләрен дә ишеткәч, Ришат бер әйбергә дә карап тормый, юлга кузгала. Баланы шул сәпидтә йөрергә дә, хәтта аның белән ярышларда катнашып, уңышларга ирешергә дә өйрәтә ул. Гомумән дә, балалары, гаиләсе өчен утка да, суга да керергә әзер кеше ул. Ясминәне дә аякка бастыру өчен тернәкләндерү үзәкләренә алып бару белән генә чикләнеп калмый ул. Кайдан нинди җайланма күрсә, эзли, таба, алып кайта, тапмаса үзе ясый. Һәм шунда Ясминә белән шөгыльләр үткәрә. Яңа ел алдыннан йортларына да чыршы гына куеп калмыйча, камин да ясап куйганнар, хәтта Ясминәгә килгән бүләкләрне туплап бара торган матур агач чана да ясап куйган. Кечкенә кызчыкның әтисен күрүгә, аның тавышын ишетүгә күзләре шатлыктан балкый башлый. Шул мизгелләрне күргәндә генә дә әлеге гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең никадәр җылы икәнен тою да җитә.

Ясминә бик тә аралашырга ярата торган бала, ул көн дә кемдер килсен дип тели һәм көтә. Ә инде килгән кеше белән рәхәтләнеп аралаша, кызыксындырган сорауларын бирә. Тагын килегез дип кунакка чакырып кала. Аның белән шулай сөйләшеп утырган арада Ясминә бүләкләр, уенчык-лар сорыймы, дип кызыксынам Айгөлдән. – Безгә кайчак кешеләр күлмәк я булмаса яраткан берәр тәм-томын алыгыз, дип атап акча бирәләр, ә Ясминә шул чакта, әни, күлмәк тә, тәм-том да кирәкми, дәвалануга тотарбыз, минем йөрисем килә, ди. Ул бик ышана тәпи китәсенә, үзе дә инде бик тырыша, утыра да башлады, мөкәйләп тә йөри, – ди Айгөл.

Ясминә белән аның бүлмәсенә керәбез. Анда нәрсә генә юк, баланы аякка бастыру өчен бу гаиләнең күпме тырышканын шуннан гына да аңлап була. Магнитлы тактасы да, компьютеры да бар. Ул инде җайлап, кушып укырга, компьютердан язарга да өйрәнә, монда укытучысы Гөлшат Насыйбуллина тырышлыгы бик зур. Ясминә Балтач урта мәктәбе укучысы, сыйныфташлары да, мәктәпнең волонтерлары да, районыбызның балалар бакчасы коллективлары да Ясминәләргә гел килеп, аның күңелен күреп торалар. Соңгы елда ул «Фикердәш»ләргә кушылып, алар үткәргән чараларда катнашып, үзе кебек язмышлы кешеләр белән аралашып кайта. Үзенә булган яхшы мөнәсәбәтне кечкенә, ләкин көчле кызчык аңлый һәм үзе дә кунакка килүчеләргә бүләкләр бирергә тырыша. 2021 елда Ясминә якыннары ярдәме белән тормыш юлына багышлаган китап та булдырган. Анда аның туганнан алып бүгенгәчә фотолары, ирешелгән уңышлары, беренче ятланган шигырьләре тупланган.

Бүгенге көндә әлеге гаилә тернәкләндерү үзәгенә барыр өчен акча җыя. Ясминәнең хыялына тагын да якынрак килү өчен эшләнә ул һәм күпләр әлеге эшкә үзеннән өлеш кертә. Рәхмәт аларга.

Бүгенге көндә әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, теләгән суммагызны 4817 7602 5142 2642 номерлы Сбербанк картасына күчерә аласыз. Ул шулай ук Ясминәнең әнисе Айгөлнең телефон номерына да ялганган: 89172493920.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: