Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Халкыбызның сөекле шагыйрәсе

Бүгенге көн герое, шигъриятнең гүзәл алиһәсе

26 февраль көнне район үзәк китапханәсендә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән җылы очрашу узды.

Мөслим кызы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу гадәти генә булмады, үзгәлеге белән истә калды. Шигырь һәм дә шагыйрәне сөючеләр аны үз тиңнәредәй күрде, якынаюдан, сораулар бирүдән, иркенләп сөйләшүдән шикләнмәде.

Хәер, үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәргән очрашуларда катнаша-катнаша аудитория дә остарып, килгән кунакны үз итеп кабул итәргә өйрәнеп бетте шул инде. Аннан соң, Шәмсия Җиһангированың шигырьләре халыкчан, чын тормыштан алынган, — татар ханымы сүзен куркып әйтә торганнардан түгел. Кемгәдер Шәмсия ханым аралашып яшәүче якын кеше булса, биредә утыручы тамашачының күбесенең ВКонтакте дусты ул башка социаль челтәрләр аша да дуслардыр әле!). Биредәге тамашачы Шәмсия Җиһангирова алып барган телевизион һәм радио тапшыруларын тыңлап үскән, олыгайган буын. 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты Шәмсия Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә Мөслим районының Баек авылында дөньяга килә.

Очрашу аның туган көне алдыннан булды. Биредә туган көн уңаеннан да тәбрикнамәләр яңгырады, әмма Шәмсия Җиһангировага олпат яшьне бирә торган түгел әле, — сөбханаллаһ, күз тимәсен. Бар тормышын-карашын, җан авазын шигырьләрендә чагылдырган шагыйрә ханым һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы, шигырь язучы райондашларыбызны диккать белән тыңлый, соклана, шигърияткә килүләренә горурлана. Чыгыш ясаучыларга «Килегез, бер кочаклыйм әле!» дип әйтүләре генә ни тора йөзек кашыбызның. Үзе турында әзерләнгән күргәзмәләрне дә яратып карады, миндә юк әйберләр дә бар икән сездә, дигән була хезмәтләрен бәяләп, күңелләрне күтәреп. Үзенең иҗат җимешләренә язылган җырлар яңгыраганда да сокланып утырды ул. Үзе дә җырлады, үзәкләргә үтеп керерлек итеп җырлады. Җор телле, шук, шаян, юмарт (бу очракта сатуга куйган яңа китабын күздә тоту, кичә пәйда булган йолдызларның бер китабы 1 мең сумнан бизнеста әйләнсә, танылган әдип һәм әдибәләребез юнь бәядән генә тәкъдим итә) шагыйрәдән аерыласы да килмәде. 
Уңган бит безнең Балтач халкы, таш өстендә гөлләр генә үстереп калмый, үзенең иҗат җимешләрен китап битләрендә дә мәңгеләштерә. Кичәнең мөхтәрәм кунаклары Гарифҗан Мөхәммәтшин, Фәридә Шакирова, Ленура Галимҗанова шагыйрәнең иҗатына бәйләп җылы сүзләр әйттеләр, Фәридә апа көчле тәэсирле шигырь укыса, Гарифҗан әфәнде матурлыкка омтылып яшәргә өндәде — холык-фигыль ягыннан да, милләтне саклап калу өчен дә.
Балтач халкының иҗадилыгына таң калып киткәндер шагыйрә. Аның милләтебезне-динебезне яшәтүгә аваздаш булган «Кыйбла барлау» шигыре генә дә үзе ни тора.
Азан ишетелми, чаң да сукмый
Торган болганчык бер заманда
Тау кадәрле күчтәнәчләр төяп,
Әнкәй килгән иде Казанга.
... Өйгә кайткач, чәйләр эчеп алгач,
Чыкты да ул таһәрәтләнеп,
«Кыйбла кайда?» — диеп сорап куйды,
«Беләсеңме кайда икәнен?!»
Мин аптырап калдым. Белми идем
Кайда мәшрикъ, кайда мәгъриб...
Бергә фикерләшеп, карар кылдык
«Кыйбла шул тарафта булыр...» дип.
Кыйбла мәсьәләсе хәл ителгәч,
Озак итеп намаз укыды.
«Кыйблаң кайдалыгын белмәгәч...» дип,
Үзалдына сөйләп утырды. — Әлеге кыскартылган шигырь юлларыннан аңлашылганча, шагыйрә ана теле, милләте, туган халкы, дине өчен борчыла. Соңгы елларда шагыйрәне еш кына Төркия киңлекләрендә күрәбез. Биредә аның алтын бөртеге — кызы Гөлназ гаиләсе, — сөекле оныклары Илһам белән Камилә яши.
Шәмсия Җиһангирова — нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгыраешлы, халык җырларына хас эчке моң —сагыш белән өретелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессиональ композиторлар көйләр яза.
Күңел халәтенә төс килгән очрашуны әзерләүчеләргә, кунак булып кайткан Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәре Зәйнәп ханымга районның шигырь сөючеләре, тәҗрибә уртаклашырга килгән китапханә хезмәткәрләре рәхмәтле калгандыр. Мондый күркәм шәхесләр белән болай якыннан тагын кайда аралашып була?! Балтач тагын көтеп кала Сезне, Шәмсия ханым, иҗатыгыз саекмасын, җырларыгыз артсын, күңеллләрне матурлыкка баетсын. Бакый заманыннан инде без дияргә яратсагыз да, сез бүгенге көн герое, шигъриятнең гүзәл алиһәсе, халкыбызның сөекле шагыйрәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашулар