Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада матәм көне

Шушы вакыйгада балаларын, якыннарын югалткан, зыян күргән һәркемнең авыр кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез

Бүген Казанның 175нче мәктәбендә булган канкойгыч вакыйгалар берәүне дә битараф калдыра алмады. Атыш вакытында сигез кеше (аларның җидесе – бала, берсе – укытучы) һәлак булган. Мәктәптән шәһәр хастаханәләренә 21 кешене озатканнар, шуларның унсигезе – балалар, дип хәбәр итә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Күпме гаиләләргә зур кайгы, борчу алып килде әлеге фаҗига. Иртәгә, ягъни 12 май көнне республикабызда матәм көне итеп билгеләнде. Шушы вакыйгада балаларын, якыннарын югалткан, зыян күргән һәркемнең авыр кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев