Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөһим хәбәр

«Яшьлегем чишмәсе» яңарды (фотолардан сез чишмәнең бүгенгесен һәм үткәнен күрә алачаксыз)

Иртән берәр күрше егете төшеп, каткан бозны чиләк сыярлык итеп чабып куяр иде, без аннан укырга киткәнче су ташый идек, я кайткач... Рәхмәт, матур булган, моны безнең элеккеге күршеләребез, әти-әниләребез күрсә иде...

Балтачыбыз үзәгендә бердәнбер булган «Салкын Чишмә»нең, аның тирә-ягының ташландык хәлгә килүе күпләрне борчый иде.

Җәй башында шушы вәзгыятьне уңай якка үзгәртү өчен биредә төзелеш эшләре башланып китте. Элек-электән халык яратып файдалана торган, мул сулы чишмә тирәсендә ярты ел эчендә кичергән үзгәрешләр таң калдырырлык. Бу эшләрне районыбызның «Мелиоратор» оешмасы башкарды. Эшләр тәмамлануны һәм ачылышны балтачлылар, бигрәк тә шушы тирәдә яшәүчеләр зарыгып көтте һәм ул көн җитте. 19 декабрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин «Салкын Чишмә» паркын ачык дип белдереп, өлкән буын өчен бик кадерле булган чишмә киләчәктә урта һәм яшь буынга да игелекле булсын дип теләде. Ачылышны Кыш бабай белән Кар кызы бизәп, балаларга бүләкләр өләште, ә «Мелиоратор» оешмасы бәйрәмдә катнашучы һәрбер кунакны кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйлады. Инде бүгенге көндә халык мәхәббәтен яуларга өлгергән паркның эш этаплары җиңелләрдән булмаган. Алар белән оешма җитәкчесе Хәниф Бариев таныштырып үтте: «Иң элек техника белән йөреп эшләрлек, төзелеш материаллары алып керерлек итеп, балчык ташып, сазлыкларны киптердек, җирне күтәрттек, юл салдык. Аннан соң «Салкын Чишмә» елгасының үзәне киңәйтелде һәм тирәнәйтелде. Күтәртелгән җәяүлеләр юлларына трап ясар өчен свайлар борылды. Чишмәнең үз яны күтәртелде, чистартылып каптаж ясалды, ягъни тимер-бетон боҗралар салынды. Чишмә яны мәйданына бетон юл түшәлеп, такталар салынды һәм аңа төрле яклап килә торган итеп яңа җәяүлеләр күпере ясалды. Чишмәнең ян-яклары такталар белән матур итеп әйләндереп алынып, халыкны җил-яңгырдан сакларлык итеп эшләнде. Әлеге паркның гомуми эшләү бәясе 25 миллион 972 мең 206 сумлык булды».

«Халык кушкан исемең – «Салкын Чишмә», –

Атаганнар сине яратып.

Бердәнбере булып зур авылның

Яшисең гел үзеңә каратып», дип чишмәгә булган хөрмәтен белдерде хөрмәтле өлкәнебез Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов. Ачылыш уңаеннан оештырылган бәйрәм барышында Мәгъсүм Абдуллович үзенең хатирәләре белән уртаклашып, киләчәктә «Салкын Чишмә» көне үткәрергә кирәк дигән фикерен дә җиткерде. Ә әлеге идеяны тормышка ашыру өчен монда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Зур, уңайлы ясалган мәйдан. Юлларга да зур игътибар бирелеп, Татарстан һәм Булатова урамнарына ялганган җирләргә брусчаткалар җәелгән. Моның белән генә эшне туктатмыйча, «Салкын Чишмә»нең дәвамы булган өлешкә, ягъни Ленин урамында җирне күтәртеп, ял итәр өчен эскәмияләр, атынчыклар куеп, тагын бер уңайлы мини парк ясалган. Үзәктә яшәүчеләр генә паркта ял итә ала диючеләр өчен «Салкын Чишмә» янәшәсендә дә менә дигән мөмкинлекләр тудырылды хәзер.

Редакциябез белән «Салкын Чишмә»не берничә метр ара гына аерып тора.

Баштарак су алырга барган чакта биредәге юлсызлыктан интексәк, хәзер инде бер кергәч чыгып та китәсе килми. Уңайлы итеп эшләнгән юллар аша паркка атлыйсың, анда күперләрне үтеп, бөтен матурлыкны күзәтеп, ерактан ук сине үзенә чакырып торучы чишмәгә таба юл аласың. Аңа барып җиткәнче елгадан язгы шарлавыктай ага торган итеп эшләнгән матурлыкка сокланып, «Салкын Чишмә» дигән язуы белән елмаеп каршы алып торучы тәмле сулы чишмәкәйгә тукталасың. Сүзләремне биредән гел үтеп китеп йөрүчеләр дә хуплый: «Чишмә ул изге җир! Күпме кешеләр шушы чишмә суын эчеп үстеләр, яшәделәр. Мин үзем дә шул чишмә суын эчеп үскән кеше. Әниемнең хәлен белергә гел шул чишмә буеннан менәм, быел ул чишмә буендагы үзгәрешләрне күреп тордым. Искиткеч зур эш алып барылды анда. Шушы изге җиребезне торгызу өчен зур көчләрен куйган, иң элек идеяне барлыкка китерүчегә, аны хуплаучыларга, дизайнерларга һәм районыбыз җитәкчеләренә, анда көне-төне эшләгән бригадага бик зур рәхмәт. Матурлыкны, зур эшләрне күрә белеп яшик, райондашлар. Күркәм эшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә», ди Рәхилә Хуҗаева. Сәрия Биктимерова да «Яшьлегем чишмәсе, мин аның төрле вакытын күрдем, сиртмәле кое кебек тә итеп ясаганнары булды. Иртән берәр күрше егете төшеп, каткан бозны чиләк сыярлык итеп чабып куяр иде, без аннан укырга киткәнче су ташый идек, я кайткач... Рәхмәт, матур булган, моны безнең элеккеге күршеләребез, әти-әниләребез күрсә иде... Күңелләр йомшарды, юллары да бик матур булган», дип истәлекләре белән бүлеште.

Борынгыларыбыздан мирас булып килгән «Салкын Чишмә»нең үткәндә калган һәм бүгенге күренеше. Әгәр ул тирәдә яшәгән өлкән кешеләр исән булса, гаҗәеп матур манзараны күреп, ни дигән булырлар иде икән?! Әлбәттә, кулларын йөрәк түрләренә куеп, рәхмәт белдерерләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салкын чишмә