Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

1 апрельдән XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) старт алачак

Марафон 21 көн дәвамында бара, марафоннарда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.

Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) дөньякүләм проекты 2017 нче елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә.

Марафон 21 көн дәвамында бара, марафоннарда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон,#татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк (!!!). Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #идел #казанутлары, #безнеңмирас #татарстанкитапнәшрияты һ.б.).

Фото: Лилия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби марафон