1 марттан 3 мартка кадәр Казанда «Бие, Казан!» халыкара бию фестивале-конкурсы узачак
«Бие, Казан!» фестиваленең оештыру комитеты гаризалар кабул итә башлады.
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 1 марттан 3 мартка кадәр Казанда «Бие, Казан!» халыкара бию фестивале-конкурсы узачак. «Бие, Казан!» фестиваленең оештыру комитеты гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә катнашырга 5 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм яшүсмерләр чакырыла.
Иҗади ярыш берничә номинация буенча узачак:
«Заманча бию»;
«Урам биюе»;
«Эстрада биюе»;
«Классик бию»;
«Халык биюе»;
«Халык стиле биюе»;
«Оригиналь жанр».
Конкурсның жюри составына илнең танылган хореографлары һәм педагоглары кергән.
Оештыручылар биюнең төрле юнәлешләре буенча дәрәҗәле кунаклардан мастер-класслар да әзерләгән.
Конкурс-фестиваль 3 мартта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Гала-концерт һәм катнашучыларны бүләкләү белән төгәлләнә.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны zayavka@horeograph-online.ru электрон почтага җибәрергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8-927-47-8-82.
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев