Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

1 млн. сумлык приз фонды булган «Tatar сүзе» бәйгесенә 500дән артык эш килгән

Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә Татар дәүләт филармониясендә узачак.

«Tatar сүзе» конкурсының оештыру комитетына 500 дән артык видеоязма килде. Хәзерге вакытта гаризалар кабул итү дәвам итә. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты каршындагы комиссия тарафыннан оештырылган конкурста үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

Ярыш ике турда үткәрелә. Башта катнашучылар әсәрләрне төрле жанрларда башкару белән видео җибәрергә тиеш (соло башкару, диалоглар, әдәби-музыкаль композицияләр). Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Икенче тур 20 февральдә Татар дәүләт филармониясендә узачак. Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә - 2021 елның 21 февралендә узачак.

Конкурсның барлык шартлары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар сүзе