Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«10 яшьтә мөкәйләргә өйрәнеп, 11 яшьтә тәпи киттем...»

ТМТV телеканалындагы "Сер булып калсын" тапшыруында Ризат Рамазанов балачагында аның белән булган кызганыч хәл турында сөйләде. Баксаң, ул 3 ел урын өстендә ятып, 10 яшендә генә кабат мөкәйләргә өйрәнеп, аннан соң гына тәпи киткән икән...

- Кечкенә чакта авылда итек киеп хоккей уйный идек. Аерыла алмый уйнадык. Аның зыяны сәламәтлектә чагылды: бервакыт аякка баса алмый башладым. 6 яшемдә табиблар "Пертеса авыруы" дигән диагноз куйды. 3 ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә - шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә авыр сынау елы булды... 3 ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мөкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи китәргә өйрәнергә туры килде. Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары - тотынып, һәм акрынлап җайлашып киттем.

Мин һәрвакыт хыял белән яшәдем һәм яшим. Урын өстендә ятканда: "Эх, дәү әнинең капка төбенә кадәр җәяү менсәм иде", - дидем. Мендем. Аннары: "Эх, велосипед белән менәргә иде", - дидем. Аллага шөкер, велосипед белән дә мендем. Матай белән дә мендем. Машина белән дә...
Ходаема мең рәхмәт!

http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев