Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк.

Дөньяда 6000 гә якын тел бар. Шуларның 83 се киң таралган. Татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья  халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. 1999 елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча  ЮНЕСКО Генераль конференциясе әгъзалары  булган илләр һәм БМО тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.   

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче  байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең  туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә  юк. Шуңа күрә, телгә мәхәббәт ул- бер үк вакытта туган халкың, туган илеңә дә мәхәббәт дигән сүз.  

21 февральдә барлык  җәмәгатьчелек  Халыкара   туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без  китапханәбездә укучыларыбыз өчен  кызыклы һәм файдалы чаралар оештырабыз.  Быел да, 20 февраль көнне  Алан башлангыч мәктәп -бакчаның 1-4 сыйныф укучылары белән “Газиз туган телем” исемле интеллектуаль викторина уздырдык. Укучылар ике командага бүленеп  ярыштылар. Викторина сораулары уеннар белән үрелеп барды. Алар үзләренең көчләрен табышмаклар чишү, әкияттән өзекләрне тыңлап, нинди әкият икәнен әйтү, мәкальләрнең  дәвамын  эзләп табу, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар.  Интеллектуаль  викторинада дуслык җиңде.  Ахырдан барыбыз да Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарып таралыштык.   Шунысы сөендерә, балалар үз туган телләренең  җәүһәр мирасы булган  мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне күп беләләр икән.  Димәк, әле безнең  киләчәгебез өметле, туган телебез яшәячәк дигән сүз. Язмамны шагыйрь Зиннур Насыйбуллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.  

Туган тел ул -

Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә,

Дәшәр өчен туган тел.

 

Нигъмәтҗанова Лилия Минехан кызы.

Алан авылы китапханәсе китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел

2
X