Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

34 балтачлы финалга чыккан

VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" финалистлары билгеле. Иң мөһиме – безнекеләр бар да исемлектә бар! Кызлар, котлыйбыз сезне!

Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2017 нче елдан башлап оештырылып үткәрелә. Проектның идея авторы һәм алып баручысы - Гатауллин Раил Мәүлет улы.

"Әдәби марафон" проекты кешеләрдә яхшы гадәт - китап уку гадәтен тәрбияли, татар әдәбиятына мәхәббәт уята, кешенең рухын үстерә, үзконтрольне ныгыта, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә, коммуникативлыкны арттыра, игътибарлы һәм гадел булырга өнди, яңа дуслар табу мөмкинлеген бирә, кешеләрне итәгатьлерәк һәм әдәплерәк итә һәм, алга максатлар куеп, аларга ирешергә өйрәтә торган проект.

Проектны уңышлы үткән финалистлар 15 нче май көнне Казан шәһәренең УНИКС концертлар залына чакырулы.

Менә ул китап укырга яратучы райондашларыбыз. Араларында укытучылар да, китапханәчеләр дә, башка һөнәр ияләре дә, студентлар да бар.

1. Алексеева Нәзирә Зөфәр кызы
2. Антонова Нәфисә Гарифулла кызы
3. Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы
4. Габделхакова Сәлимә Зиннәт кызы
5. Галиев Раузит Нәкыйп улы
6. Галиева Айсылу Раузит кызы
7. Галиева Зөлфия Насих кызы
8. Галиәхмәтова Энҗе Касыйм кызы
9. Галимова Гөлгенә Раушан кызы
10. Галимова Гөлназ Рәкыйп кызы
11. Ганиева Гөлшат Илдус кызы
12. Гарифуллина Лилия Вагдаэль кызы
13. Гарифуллина Ландыш Тәлгать кызы
14. Гатауллина Миләүшә Яхья кызы
15. Гиниятуллина Камилә Самат кызы
16. Әхмәдиева Гөлнур Рәшит кызы
17. Әхмәтгалиев Алмаз Илзир улы
18. Әхмәтшина Дания Хәмит кызы
19. Животникова Гөлсинә Нәкыйп кызы
20. Закирова Гөлнур Ильяз кызы
21. Зиатдинова Зәлия Фәләхетдин кызы
22. Ильязова Зилә Рәис кызы
23. Каюмова Фирдания Хәбибулла кызы
24. Лотфуллина Флүзия Мансуровна
25. Маннанова Миләүшә Вагыйзь кызы
26. Мифтахова Руфия Билсур кызы
27. Мөҗипова Раушания Фирдәвес кызы
28. Муллагалеева Лилия Рифат кызы
29. Һадиева Рафилә Әүхәтша кызы
30. Рахматуллина Гөлнара Харис кызы
31. Рәхмәтуллина Алинә Фәнис кызы
32. Хәбибуллина Лилия Вагыйз кызы
33. Хәбибуллина Люзия Вагыйз кызы
34. Хәйруллина Ләйсән Фәнис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби марафон