Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

6-7 кеше иделәр,... 60 ка җитә язганнар (+фоторепортаж)

Күптән түгел Норма мәдәният йортында “Фикердәш”ләр клубы үзләренең 15 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Әлеге клубны күпләр беләдер, эшләре, яулаган үрләре белән үзләре үк тә социаль челтәрләрдә таныштырып баралар.

– Беренче тапкыр очрашуны алар Норма мәдәният йортында үткәрде, – дип искә ала ул чактагы Норма авылы китапханәсе директоры Асия апа Шәрипова. – 6-7 кеше иделәр, хәзер, күр, 60 ка җитә язганнар...

“Фикердәш”нең эш-гамәлләре белән якыннан таныш булган социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина клубны җитәкләүче Чулпан Габделганиевага әлеге проектны Рәсәй күләмендә дә күрсәтү кирәктер, дип белдерде. Спорт уеннарында даими катнашып дөнья гизгән “Фикердәш”ләр өчен бу мәсьәлә әллә ни авырлык тудырмаячак билгеле, әмма аларның физик яктан сәламәтлекләре чикле булуларын исәпкә алсак, нык кына булышырга туры киләчәк. Бу өлкәдә дә проблемаларны бик тиз чишәләр бугай, дип кайтам мин үткәргән чараларында катнаша алган саен. Халыкка ни дә булса тәкъдим итәргә алыналар икән, яңалык кертергә тырышалар. Бу юлы да Татарстанның атказанган артисты, төрле милләт биюләрен зур осталык белән башкаручы Шамил Галеевны чакырып, тамашачыны таң калдырдылар. Шамил әфәнденең хәләл җефете Гөлнара Балтач кызы икән, бу хакта ул “Өч кадерле кешем бар” җырын башкарганда белдерде – берсе – әнием, берсе – сеңлем, берсе сөеклем Гөлнарам, диде. Башкаладан кадәр кайткан 50 яшьлек Шамил әфәндене район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдинов Рәхмәт хаты тапшырып хөрмәтләде (“Фикердәш”тә бар да уйланылган!). Фидәел Зарипов та “Фикердәш”ләрнең бер генә чакыруын да читкә этәрми, афәрин аңа, әлеге гамәле белән ул инвалидларга карата кешелекле, рәхимле булуын әллә ничә мәртәбә раслады иңде.

Концертка Кече Лызи авылыннан удмурт дуслар – фольклор ансамбле дә килгән иде, Норма җирлегендә чыгыш ясаулары, милли телләрдә җырлаулары бик үзенчәлекле булды. Норма авыл җирлегенең мөхтәрәм шәхесе, бик күп игелекле эшләре белән танылган Гөлсем апа Миңнебаева концертта катнашучыларны бүләкләр әзерләп кенә сөендереп калмады, сәхнә түренә менеп тә “Фикердәш”ләргә изге теләкләрен җиткерде, “Чулпан үзе дә эшли, безне дә эшләтә”, дип, Чулпан Габделганиеваның җитезлегенә, уңганлыгына соклануын белдерде. “Татарстанның Энҗе бөртеге” бәйгесендә катнашкан Әнисәне дә дәштеләр сәхнәгә. Дөрес, моңлы тавышлы чибәр туташ бу юлы җырламады, бүләкләнде генә, узган ел инвалидлар концертында чибәрлеге, матур җырлары белән зал тулы халыкны таң калдырган иде ул. Районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев Шәүкәт Галиевның шигырен әзерләп килгән, Кенәбаштан Фидәил Хәйруллин гармун тартты, Салавыч җирлегенннән Җәмилә Сибәгатуллина мәңгелек җырлары белән куандырды. Күңел кат-кат чыгыш ясауларын теләгән таныш йөзләр белән күркәм иде концерт – Арбор егете Фәннур Әүхәдиевның җырлавын кем генә ошатмый икән?! “Фикердәш”ләрнең төрле бәйрәм чарасында унбиш ел катнашып килгән Эльмир Галиевның җырларын, тел остасы Раил Нигъмәтҗановны бер алкышлауга алкышладылар. Бу юлы Раил концертны “Фикердәш”не оештыручы һәм аның эшчәнлеген елдан-ел камилләштереп баручы Чулпанның үзе белән алып барды. Балтач бистәсендә яшәүче Гөлинә Гайнетдинова кызы Зәринә белән “Фикердәш”тә еш кунак. “Гөлинә үзе дә тумыштан авыру туган бала тәрбияли, яралы йөрәген җыр - моң белән юата”, диләр аның хакында.

Дәвамы "Хезмәт" газетасы битләрендә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикердәш клубы