Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ачкан чакта күңел серләрен

Түбәндәге иҗат җимешләренең авторы - Альфира Зарипова белән авылдашлар булсак та, мондый сәләте барлыгын белми идем.

Тыйнак һәм мөлаем туташыбыз 1991нче елның 20нче июнендә Кенәбаш авылында дөньяга аваз салган. Әтисе Сәгыйтҗан гомере буе колхозда механизатор, ә әнисе Әлфинур мәктәптә пешекче булып эшләде. Әлеге гаиләне авылдашларыбыз һәрьяктан мактап телгә ала. Гаиләнең олы терәге булган Нәсыйха апага, Альфира әбием, дип яратып дәшә. Туган ягыннан еракта яшәгәнлектән, ул гаиләсен бик сагынуын кат-кат искәртә.
Альфира 2008нче елда Кенә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт профессионал-педагогика көллиятендә белем алып, 2011нче елда дөнья күрергә теләп, Санкт-Петербург шәһәренә китә, аны анда апасы үз канаты астына ала. «Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта торам. «Призма» компаниясендә эшлим һәм Санкт-Петербург дәүләт сәүдә-икътисад университетында белем алам. Шигырьләрем төрле темага языла, алай да арасында мәхәббәткә багышланганнары күбрәк урын алып тора», ди иҗат дөньясына беренче адымнарын ясаучы кызыбыз.
Яшьлек - хыяллар илендә яшәтә торган бердәнбер чор ул. Аның кадерен белеп, һәрбер мизгеленә куанып яшәргә кирәк. Авылдашым Альфира да шундыйлар рәтеннән. Гади авыл кызы булса да, бернинди авырлыклардан курыкмыйча, беркайчан күрмәгән шәһәренә барып урнаша. Бәлки шигырь язуы аңа шушы сагынулы минутларын җиңәргә ярдәм иткәндер. Альфираның «ВКонтакте» сайтында «Серле йөрәк» дип аталучы төркеме дә бар. Анда сез аның тагын да күбрәк иҗат җимешләре белән таныша аласыз.
Зәлия Хәсәнова
Фотода Альфира Зарипова.
Гомер буе шулай булырмы?
Гомер буе шулай булырмы бу,
Сиңа дигән хисем кайчан сүрелер?
Үтте диеп уйлап куйган чакта,
Мин монда дип йомгак сүтелер...
Бәйле кебек тормыш синең белән
Атар кебек безнең иртәбез.
Кояш чыгар, җылы нурлар сибеп,
Үз дөньябыз үтеп китәрдер.
Гомер буе шулай булырмы бу?!
Күз карашың тоям әле дә.
Иреннәрең тәме иренемдә,
Назлауларың һаман исемдә...
Әнием
Әни диеп әйтер кешем барга
Ходаема мең-мең рәхмәтле...
Күзләреңдә янган ялкын уттан
Бармы тагын берәр рәхәтлек?!
Әни кочагында дөнья ямьле,
Сыйпаулары мәңге исемдә.
Кызым диеп эндәшүе аның,
Кайчагында мине исертә...
Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә
Мин бәхетле синең барлыкка.
Тормыш сукмагында булган авырлыклар
Калсын алар үткән вакытта!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250