Әдәби кичәдә кунакта
Район үзәк китапханәсендә «Әдәби кунакханә» дигән чара оештырылды.
КУНАКХАНӘГӘ ШИГЪРИЯТ, МАТУР ӘДӘБИЯТ СӨЮЧЕЛӘР ЧАКЫРЫЛДЫ.
ТУГАН ЯГЫБЫЗНЫ ДАНЛАУЧЫ ИҖАТ ӘҺЕЛЛӘРЕБЕЗ КҮБӘЯ БАРА, ОЛПАТ ЯЗУЧЫЛАРЫБЫЗГА ЛАЕКЛЫ АЛМАШ КИЛӘ.
СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА КӨШКӘТБАШ АВЫЛЫ КЫЗЛАРЫ ЗӨҺРӘ РАМАЗАНОВА БЕЛӘН ЛИЛИЯ ГАРИФУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕН ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ.
* * *
Кар көртләре өйгә сөялгәннәр,
Тын аладыр шулай, күрәсең.
Карлар ерып, бала чакларыма
Килә тагын кайтып киләсем.
Олтан салган киез итегемне
Кимәс идеммени әле дә?!
Авыл баласының гадилеге
Сеңгән инде безнең бәгырьгә.
Әти җиккән атның арбасына
Эх, сөялер идем аз гына.
Ул түшәгән саламнарның хәтта
Исләренә кадәр сагынам!
Авылны бит буран бизи генә,
Һәрбер өен төрә шәл белән.
Сукмак кына калган тыкрыгына,
Күрче, әнә, күпме ямь сеңгән!
Каеннанмы, зелпедәнме икән
Себеркесе бүген буранның?
Исәнлеген белеп йөргән кебек
Һәрбер җанга кереп урады.
Ә мин менә, карлы тәрәзәдән
Күзәтәмен аны тын гына.
Капка ачык, тик юллары ябык
Минем балачагым ягына.
Кар-буранлы кышлы сабый чакны
Ник юксына күңел бу көнне?
Шул тыкрыктан, дилбегәсен тартып
Әткәй кайтып туктар шикелле...
* * *
Кулыңнан җитәклим.
Шул җылың йөрәккә
Тамырлар буенча үтә дә,
Саклыйдыр өшеткеч җилләрдән,
Суыктан.
Һәр туар иртәдә
Күтәреп кулларым
Болытлар куамын —
Юлларың ачылсын, яктырсын.
Мин сиңа биргәнмен,
Үзәктән өзгәнмен,
Челтәрле йөрәкнең яртысын.
Арылсын,
Үтсә дә йокысыз төннәрем,
Бәхеткә күмелеп үтәдер.
Ул төннәр битемә
Сыр сызып,
Чәчемә чал сибеп үрәдер,
Сүтәдер.
Үтәлер антларым.
Саклармын, яклармын
Син миңа иңелгән бүләктер.
Учларым тоташса,
Сәҗдәгә төшсәм дә,
Син минем иң изге теләктер.
Язмышың язылган,
Мин маяк булырмын
Билгесез юлларны ярганда.
Тик син дә бирешмә,
Яктыга үрмәлә,
Аерып дөресне ялганнан.
Ялгана нәселем
җепләре үзеңә,
Син минем җанымның дәвамы.
Кайчандыр мин булмам,
Тик синең уеңда
Исемем кабаттан яңарыр.
Бәхетле һаваны
Тутырам күкрәккә.
Урамнан без икәү атлыйбыз.
И балам, учыңны
Нык итеп тотсам да,
Табаның астында чатный боз...
* * *
Син бүген буранны күрдеңме?
Күк һәм җир тоташкан.
Ак җиһан!
Зарыңны җилләргә таратсаң
Ни була?
Ардыңмы? Ихтимал.
Тик һаман үзеңне кызганып,
Изүең төймәләп тилмермә.
Эчеңә җыелган сагышың
Бары тик үзеңне кимерә...
Сөйдерә керфегең очына
Утырган бер бөртек кары да..
Мәңгелек түгел ул яралар,
Кайчандыр бары да ябыла.
Нечкәбил җилләрнең итәге
Битләргә, муенга сарыла...
Бик гади хакыйкать:
моннан соң
Кешегә артыгын табынма!
Ялынма!
Ягылма!
Ябылма!
Үзеңнең бәяңне күрә бел.
Сүзләрдән түгел ул,
Мәхәббәт —
Күзләрдән тамучы үрмә гөл.
Сөеп кал,
көеп кал,
яшәп кал,
Онытма бу көнең узганын!
Ә бүген күрдеңме буранның
Тик сиңа чәчкәләр койганын?
* * *
Тара әле чәчләремне, әни.
Балачактагыдай, сак кына.
Һәр бөртеге саен сеңгән сагыш
Коелсын да калсын алдыңа.
Син күр әле, әни, чигәләргә
Синекедәй көмеш сибелгән.
Юшкын кебек борчуларым гына
Түгелергә тора күңелдән.
Тарагыңны батырып тара, әни,
Мин түзәрмен, бүтән еламам.
Чәчләр түгел, язмыш сынавында
Мин үземдер, ахры, чуалган.
Син үр әле, чәчләремне, әни.
Алсу тасма элеп очына,
Мәшәкатьсез тик бер генә мизгел
Бүләк итеп газиз кызыңа.
Бар тәнемә иңсен җылылыгың,
Үзәгемә үтсен назың тәме.
Бар җиһаннан качыйм алларыңда —
Чәчләремне тара әле, әни.
Зөһрә Рамазанова
* * *
Җылың калган онытылып иңнәремдә,
Бәлки үзең юри калдыргансың...
Шул җылыңнан сизәм, син дә мине,
Минем кебек өзелеп сагынгансың.
Күңелемдә көең калган, ятлаганмын,
Көйләп йөрим әле һаман шуны...
Сүзләре дә бәгырьгә үтәрлек булган:
— Мин эзләгән сөю әллә шулмы?
Яктың калган, назың, сүзең калган,
Әллә юри үзең алмагансың...
Җылың калган, көең, җырың калган,
Ни кызганыч, үзең калмагансың...
* * *
Каян нур алдың, син, авылым?
Кайлардан моң җыйдың җаныңа?
Бу кадәр матурлык кем көче?
Һәр мизгел урала җаныма.
Урын киң йөрәгем түрендә,
Меңләгән мизгелең сыйдырам.
Һәр сурәт аркылы мин сине,
Ахры, яңадан тудырам.
Көн саен мәдхия җырлаган,
Мин синең куеныңда бер колың.
Учактай тоела кочагың,
Сүнмәсен, авылым, ут- җылың.
Сурәтләргә сыймый гүзәллек,
Күзәтәсең, туймый бит күңел.
Үзеңне җырларга салуым
Белән мин бәхетле бит бүген!
Шигырь генә бик аз авыл өчен,
Кирәк роман яки пьеса!
Әйбәт булыр иде авыл саен
Авылларга һәйкәл куелса...!
* * *
Ничек кенә сине зурларга соң?
Кәгазь, каләм көче җитмәс лә...
Сине зурлар өчен кирәктер ул,
Сине ташлап читкә китмәскә!
Синдә яшәү кирәк, иртәләрен,
Синең суда битне юарга.
Тәрәзәдән кояшка күз кысып,
Һәр көн, өр- яңадан туарга!
Чүп басмаган әле күңелләрне —
Капка төпләребез гөл, чәчәк...
Шул чәчәкләр тагын күпме үсәр?
Авыл, куркыныч бит синең киләчәк...
Шул киләчәк нык куркыта мине,
Мин чарасыз аның алдында.
Заман җиле тамырларны өзә.
Ярамый бит йоклап калырга!
Күңеленнән авылларны сызган,
Бәндәләрне жәлләп сызланам.
Адашканнар соңга калмасыннар,
Авылларга юл сал, бер Аллам!
Әллә ниләр эшләп булмас инде,
Авыл әкрен- әкрен генә картая...
Бер аксакал дәште кебек менә:
«Һәйкәлне соң, салырбыз кая?»
Сискәндерде сорау. Кирәк түгел!
Кычкырасым килде илереп...
... һәм килештем, барыбер кирәк булыр
Китүчеләр йөрмәс тилмереп...
* * *
Авыл саен...
Үз авылын данлап
Һәйкәл салып куйыйк авылга!
Киләчәктә шул һәйкәлләр калыр
Киткәннәргә...
Сагынып кайтып, чәчәк салырга...
* * *
Тимер җиле исә авылларда...
Авыл хәзер төсле тимердән!
Сорар иде берсе кире кайтса,
Мондагылар нишләп тилергән?
Замананың үкчәсенә басып,
Калышмыйча тормыш тартабыз.
Бөтен нәрсә тимергә әйләнде,
Тимер атта тимер арбабыз.
Капка төпләрендә эскәмия,
Челтәр- челтәр тимер бөгелгән.
Бакчадагы атынчык та шундый —
Шау тимердән чәчкә үрелгән.
Агач капкаларга тимер суктык,
Һәм тимердән бордык чәчкәсен.
Балаларга, оныкларга җитсен!
Хезмәт итеп озак яшәсен!
Коймаларны кордык калай борып,
Ничек матур өске бизәге!
Шул тимергә табынганда беркем,
Күңел катылануын да сизмәде...
Тирә- юньне генә түгел, күңелләрне,
Тимер белән төрдек ахрысы!?
Күңел күзе сукырая бара...
Биттә битарафлык маскасы.
Авылларга һәйкәл саласы да булмас...
Үзе һәйкәл,
Тимер белән төргән ихата!
"Һәйкәлләр"гә җилләр хуҗа булыр
Дәвам итәр буын булмаса...
Лилия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев