Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Адашып ла калмасын тик җаның!

Аяз күкне яшен телгән кебек, Күңелләрне айкап бер аласың. Хәтер дәрьясына тотып атып, Сагыш-моңга җанны я саласың.

Аяз күкне яшен телгән кебек,
Күңелләрне айкап бер аласың.
Хәтер дәрьясына тотып атып,
Сагыш-моңга җанны я саласың.

Күзәтәсең аннан читтән көлеп,
Кайсы ярга бәндәң йөзеп чыгар.
Уттан-суга, судан утка ташлап,
Озаккамы сабырлыгы чыдар.

Адашкан бер мөсафирдай безне,
Үткәннәрдә йөртәсең син сынап.
Тукталырга урын тапмаган бер,
Сукбай кебек наз- мәрхәмәт сорап.

Ә хисләрең диңгез кебек кайнап,
Ташып качмак була биек ярын.
Сүзсез генә, күз яшьләрсез кайнар,
Җылый әрнеп үткәннәрдән җаның.

Таудан төшкән ташны туктатуы
Мөмкин түгел тиз каршына чыгып.
Утка сарган күбәләкләр кебек
Истәлекләр ала бәгырь сырып.

Йокысыз төн борсаланып чыккан,
Тугъры иптәш- ялгыз ай күзәтә.
Саф намусың барлап үткәннәрең,
Хәтер даласына бер күз ата.

 

Флера Габдуллина.

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигъри тәлгәш