Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Ак калфак"лылар балаларга милли уеннар аша тәрбия бирү өчен Балтачка җыела

"Баланы хәрәкәт иттерү, үз-үзен уенда таптыру - безнең максатыбыз булып тора", - ди иҗтимагый оешманың рәисе Кадрия Идрисова.

(Балтач, 19 июнь, "Татар-информ", Динә Йосыпова). "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы милли уен эшчәнлеге белән баланы шәхес буларак тәрбияләү максатыннан Балтач районына бара. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова "Татар-информ" хәбәрчесенә күчмә утырышның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Күчмә утырышның темасы - "Милли уеннар - тәрбия хәзинәсе". "Милли уеннар югалып бара, балалар уйный белми. Без моңа үзебез гаепле: балаларны уйнарга өйрәтмибез. Баланы хәрәкәт иттерү, уйнату, үз-үзен уенда таптыру һәм уен эшчәнлеге белән аны шәхес буларак тәрбияләү - безнең максатыбыз булып тора", - диде Кадрия Идрисова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Ул Балтач районының күчмә утырышны үзендә кабул итәргә теләк белдерүен әйтте. "Бер ел буе әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барылды. Бәйгедә балалар бакчалары, башлангыч мәктәп-балалар бакчалары комплекслары катнашты. Бүген без өч балалар бакчасында булачакбыз. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев эшләгән мәчеткә дә Бөрбаш авылына да барачакбыз", - диде Кадрия Идрисова.

Бу - II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездыннан соң күмәкләп эшләнгән беренче күчмә утырыш. "Кешегә сөйләп кенә бернәрсә дә эшләтеп булмый, шуңа күрә күчмә утырышлар үткәрәбез. Киләсе күчмә утырыш өч көнлек программадан торачак һәм июль аенда Тукай районында үтәчәк", - диде.

"Ак калфак"лылар Сосна пүчинкәсе авылында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберенә зыярәт кылачак. Күчмә утырыш Балтач Сабан туе җирлегендә пленар утырыш үткәрү, уеннар уйнау, "Уеннарда күңел җылысы" күргәзмәсе белән танышу белән тәмамланачак.

Программа буенча "Ак калфак"лылар Балтач районы Таузар, Карадуган, Бөрбаш, Сосна пүчинкәсе авылларында булачак.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/19/188328/

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев