Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ак калфак»ның... җыйналган чагы

“Ак калфак” район берләшмәсенең Нормада үткән чираттагы җыеныннан соң, мәгълүм җырның сүзләрен беркадәр үзгәртеп, шулай дип нәтиҗә ясарга булыр иде. Бердәмлекнең, оешканлыкның бер үрнәге иде бу.

 “Ак калфак”лылар исеме белән оештырылган чара булса да, аңарда әлеге җирлектәге бер генә оешма, бер генә коллектив та читтә калмаган. Балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты, мәчет, җәмәгать оешмалары, эшмәкәрләр, җирле үзидарә...

Квартал саен кайсы да булса җирлектә ниндидер бер аерым тематика белән очрашуны матур бер гадәткә әйләндергән инде “Ак калфак”лылар. Нормада үтәчәк чараны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлаганнар. Колачлы датага колачлы хәзерлек белән, бик тә мәгънәле килеп чыккан бу чара. Исеме үзе дә күпне сөйли: “Онытырга мөмкин түгел, онытырга юк хакыбыз!”

Аны оештыручыларның, идея авторларының берсе  Гөлсем апа Миңнебаева, әнә, дөрес борчыла: “Киләсе елның 9 маена санаулы гына ай калды. Бу юбилей бит, сугыш ветераннары катнашындагы соңгы юбилей булырга да мөмкин. Аны әзерлексез генә үткәрергә ярамый”,– ди ул.

Хәер, бу юбилейга әзерлекне алар үзләре инде моннан берничә ел элек үк башлаган. Кариле авылының тарихына багышланган китапны язганда да, яуда калган якташларга, сугыш ветераннарына куелган һәйкәл-обелискны яңартканда да бик күп эзләнеп, бик күп хатирәләрне барларга, яңа сәхифәләр ачарга, сугышта катнашучылар исемлеген дә күпкә арттырырга мөмкинлек бирердәй мәгълүмат туплый алар. Бу чарага да әлеге обелиск аерым бер тукталыш итеп кертелгән, аны төзүдә күп хезмәте кергән якташларын искә алу, бүген контракт белән хезмәт итүче якташ егетләре Булат Шалаевка хәрби комиссар Васил Вәлиевның рәхмәт хаты тапшыруы бик урынлы килеп чыкты.

Хәер, тәртибе белән языйк әле. Чараның мәктәптән башлануы аңлашыла да. Бу коллектив әлеге чарага шулкадәр җитди әзерләнгән, миңа калса, ул бүген теләсә нинди югарылыктагы дәрәҗәдәге кунакларга күрсәтерлек үзе аерым бер чара булырлык. Искиткеч бай күргәзмә, балаларның яуда калган бабайларына язган солдат хатлары тупланмасы, рәсемнәр, саламнан сугыш темасына ясалган эшләнмәләр... Бик тә хисле, күздән яшь китерерлек сәхнәләштерелгән чыгыш: спектакльдән өзек, “Үлемсез полк” хәрәкәте... Бу мохит  шулкадәр тәэсирле иде, алган кичерешләр мәктәп музеенда да, авыл эшмәкәре Фоат Борһанов яңарткан, төзеткән изгеләр чишмәсе, әйткәнемчә, һәйкәл янындагы тукталышларда да озата барды. Аларга фәкать төрле бизәкләр, яңа төсмерләр өстәлде, кичерешләр баеды гына.

Чыннан да, әлеге чараның һәр өлеше үзе бер аерым чара булырга бик лаеклы иде. Бу очрашуның кульминацион өлеше шушыдыр дип уйлап бетермисең, һәр  тукталышта шундый өлеш тагын табыла... Авыл мәдәният йортында да, инде ишектән керүгә, сине хисләр кичереше чолгап ала. Әнә, яудан кайта алмаган изге җаннарны сурәтләүче дистәләгән нәни ак кошчыклармы, күбәләкләрме булып киенгән балалар чыгышына шул хактагы таныш җыр өстәлеп, җанны телгәли. Аларга шул темадагы истәлекләр өстәлә, чөнки фойе экспонатлар белән туп-тулы. Аларның ниндие генә юк: сугыш темасы да, нәсел шәҗәрәләре дә, кул эшләре дә, милли ризыклар да... Ә залда авыл өлкәннәре. Кунаклар белән бергә алар Рамил хәзрәт Бикбаевның бик мәгънәле вәгазен дә, Гөлсем апа Миңнебаеваның уйсыз күңелләрне дә уйландырырлык чыгышын дә тыңладылар, театральләштерелгән күренеш тә карадылар. Әлеге чарада катнашкан респубпика “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, аның урынбасары Илһам Гайнетдинов, хәрби комиссар Васил Вәлиевлар югары бәя бирде.

Соңыннан барлык катнашучылар белән бергә мәүлид ашы үткәрелде. Бер көндә алынган хис-кичерешләрне килгән кунаклар, мөгаен, тиз генә оныта алмас... Миңа калса, бу чара белән районда бөек дата – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына да старт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев