Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ак өмет булып җилферди Сабантуй сөлгеләре!

Күркәм бәйрәмнәребезнең берсе булган Сабантуйлар авыл җирлекләрендә җомга-якшәмбе, ә район Сабан туе шимбә үткәрелә.

Менә күңелләр зарыгып көткән самими бәйрәмнәр якынлашты. Ул, әлбәттә, Сабантуйлары. Гасырлар дәвамына сузылган бу милли бәйрәмебезнең үз йөзе, үз гореф-гадәте һәм үзенә генә хас үзенчәлеге бар.

Күркәм бәйрәмнәребезнең берсе булган Сабантуйлар авыл җирлекләрендә җомга-якшәмбе, ә район Сабан туе шимбә үткәрелә. Барлык район халкын 16 июнь көнне “Сабантуй” ял паркына милли бәйрәмебезгә дәшәбез. Бәйрәмнең ачылу тантанасында сезне театральләштерелгән тамаша, бизәлгән атлар парады, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү һәм төрле сюрпризлар көтә. Районның үзешчән сәнгатендә катнашучыларны, хореография коллективларын да күрә алачаксыз. Бәйрәм сәхнәсенә Балтачыбызның “Мактаулы граждан”нары да күтәреләчәк.

12 сәгать 30 минутта ат чабышы ярышлары башланачак. Үзәк мәйданда сәгать 11дә татар көрәшенең иң көчле көрәшчеләре чыгышы башлана. Абсолют батырга төп приз – тәкә. Теләгәннәр традицион милли уеннарда, төрле конкурсларда катнаша ала. Йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату, сулы чиләкләр белән чабу, бүләк кисү, туры һәм авыш баганага менү, капчык сугыштыру һәм башка күптөрле кызыклы ярышлар, шулай ук спорт бәйгеләре сезне көтә. Волейбол, йөгерү, армрестлинг, бадминтон, гер күтәрү, таяк тартышуда көч сынашырга мөмкин булачак. Җиңүчеләрне һәм спорт ярышындагы призерларны кыйммәтле бүләкләр көтә.

Концерт программмасында иң яхшы үзешчән сәнгать коллективлары, район һәм республика бәйгеләрендә катнашучылар чыгыш ясаячак. Казаннан кунаклар кайтуы да көтелә.

Бәйрәм вакытында сәүдә рәтләре эшләп торачак. Кунакларга милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Хөрмәтле райондашлар һәм кайткан кунаклар, сезне мәйданнарга дәшеп калабыз. Сабантуен бергәләшеп күңел ачып, җырлап-биеп, бәйгеләрдә көч сынашып, матур итеп үткәрик. Ел буена җитәрлек көч-куәт, күтәренке кәеф алыйк! Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе